Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы урман утырту көненә кушылды

​​​​​​​Узган атнада Бөтенроссия урман утырту акциясе узды. Анда районыбыз да актив кушылды.

 

Бөтенроссия урман утырту акциясе 2010 елдан үткәрелә башлады. Бу тирә-юнь мохиткә игътибарлы булу, экономияне саклау, урманнарның мәйданын үстерү, яшеллекне арттыруга юнәлтелгән акция.

Урман утырту районыбызда һәр елны ике тапкыр – яз айлары һәм көз урталарында уздырыла. Бердәм урман утырту акциясе көнне Базарлы Матакның Имәнлек урамын узгач 0,6 гектар мәйданда агачлар утырту оештырылды. Биредә район урман хуҗалыгы җир хәзерләгән, үсентеләр китергән, эш кораллары белән тәэмин иттеләр. Акциядә урманчылар, Базарлы Матак гомумбелем бирү мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак  авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре катнаштылар. Бу күркәм чарада район башлыгы Александр Никошин да булды һәм берничә каен үсентесе утыртты.

Ә гомумән алганда әлеге акциядә йөздән артык кеше катнашты, барлыгы 2500 төп яшь каен утыртылды. Әлки  урманчылыгы җитәкчесе Илсур Зәйдуллин агачлар утырту районыбызда 1 ноябрьгә чаклы дәвам итә, ди. Бу вакытта парк-скверларда яшь агачлар утыртылыр. Шулай ук урамнарда, тыкрыкларда, учреждение офислары биналары тирәсендә яшеллекне арттыру йөзеннән үсентеләр утыртылыр. Яшь агачларны Базарлы Матак урман хуҗалыгыннан да алырга мөмкин. Төрле декоратив яисә чәчәк куаклары үсентеләрен һәр атнада район үзәгендә сату оештырыла, аннан юнәтә алабыз.

Иң мөһиме урманнарыбыз һәр елны торгызылсын, авылларыбыз яшеллеккә күмелә барсын иде. Бу безнең табигать анабыз каршында башкарасы бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев