Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы урманчылары министрлык куйган бурычларны тулысынча үтәде

31 мартта Базарлы Матакның Балалар иҗат йорты бинасында киңәшмә үтте.

Аның эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Балакирев катнашты.


Әлеге чарага Әлки урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективларыннан тыш авыл җирлеге башлыклары, кайбер учреждение, предприятие вәкилләре чакырылганнар иде.


Район урманчылыгы җитәкчесе Евгений Мулинов, узган елгы эшчәнлеккә тукталганда:


–Безнең урманчыларыбыз министрлык куйган бурычларны тулысынча үтәде. План нигезендә төрле продукция җитештерелде. Бер үк вакытта без махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрен утын, такталар белән тәэмин иттек. Тагын бер  мөһим факторны атыйм: узган ел безнең карамактагы урманнарда янгын чыгулар теркәлмәде, – диде.


Рәис Гомәров үз чыгышында:


– Әлки урманчылары узган ел канәгатьләнерлек хезмәт башкардылар. Алга таба да район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән берлектә уңай усешләргә ирешерсез, дип өмет итеп калабыз, – диде һәм 2026 елда да Татарстанда һәм Әлки урманнарында янгын чыгуларга җирлек тудырмаска чакырды.


Сергей Балакирев, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә һәм фронтка даими ярдәм итеп торганнары өчен, урманчыларга рәхмәтләрен җиткерде.


Киңәшмә ахырында иң яхшы хезмәт үрнәкләренә ирешкәннәргә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев