Әлки районы үзәк хастаханә табиблары: «Ярдәм итү— безнең эшебез»
Июньнең өченче якшәмбесендә районыбызның кеше сәламәтлеге сагында торучылар Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте.
Әлеге көн җәй башында — табигатьнең аеруча матур, яшьлеге бөркелеп, ачык яшел төскә төренгән чагында үткәрелә. Юкка түгелдер: җәмгыятьнең әлеге тармагында хезмәт куючылар югалткан сәламәтлекне кайтару өчен көрәшә. Ә без бары тик исән-имин булганда гына, матурлыкка омтыла һәм тирә-юньдәге гүзәллекне күрә алабыз.
Табибларны хөрмәтләү чарасы җомга көнне Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең актлар залында үтте. Бәйрәмгә район башлыгы Александр Никошин чакырылган иде. Ул савыктыру юлында ярдәм кулы сузучыларга иң беренче булып кайнар котлау сүзләрен җиткерде.
— Соңгы елларда сезгә аеруча авырга туры килде: беркемгә дә билгеле булмаган коронавирус дип исемләнгән чир таралды. Үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куеп, сез аны йоктырган кешеләрне дәваларга, аякка бастырырга тиеш булдыгыз. Бәла үзе генә килми, диләр. Моңа өстәп, Украинада махсус операция башланды. Анда да сугышчылар янәшәсендә — табиблар. Ә сез биредә бар авыруларны һәм мобилизацияләнгән ир-егетләрнең якыннарын сәламәтләндерү, күп очракта аларга рухи яктан ярдәм итү буенча да бар көчегезне куясыз. Сезгә барысы өчен дә рәхмәт сүзләре җиткерәм, үзегезгә дә, якыннарыгызга да сәламәтлек, иминлек телим, — диде ул.
Чынлыкта табибларга ял да, бәйрәм дә юк. Авыру уңайлы вакытны көтми: кешенең тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хәле начараеп китәргә мөмкин. Аңа ярдәм аннары түгел, ә менә нәкъ менә хәзер кирәк. Шул вакытта гына кыйммәтлесен — кеше гомерен саклап калырга мөмкин. Котлау өчен сүз алган үзәк хастаханәнең баш табибы Светлана Одушкина да шулар турында сөйләде:
— Бәйрәм тантанасына җыелуыбыз була, я авыр хәлдәге, тиз арада ярдәм таләп ителүче авыруны китерәләр. Һәм без гадәти режимда эшли башлыйбыз. Әмма бу — безнең эшебез. Кешеләргә ярдәм итү өчен, без үзебез дә сау-сәламәт булырга тиеш. Шуңа да диспансеризацияне үзебез дә вакытында үтик, исәнлегебез турында кайгыртыйк, — диде һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинның әлеге тармакта эшләгән бар хезмәткәрләргә карата юллаган котлау сүзләрен җиткерде.
Табибларны олыламый мөмкин түгел, алар моңа лаек. Сәламәтлек аз гына какшаса да, без алар янына киләбез. Бик дәрәҗәле кешеләр дә, түрәләр дә, авыру якадан ябышканда, өмет тулы күзләре белән аларга карый. Менә Алмаз Сафиуллин да җыр башкарырга дип микрофонны кулына алгач: «Тавышымны югалттым. Җырчы өчен бу аеруча — зур бәла. Табибларга мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ярдәм иттегез, мин хәзер кабат сәхнәдә. Барыгызга да, аеруча Румия Шәйхетдиновага, Арсен Казавовка рәхмәтемне җиткерәсем килә», — дип, көй сузар алдыннан җылы теләкләрен ирештерде.
Бу көнне табибларга хезмәттәшләре тарафыннан да әле тагын бик күп матур котлау сүзләре, теләкләр әйтелде. Түргә гомер бәйрәмнәрен — быел 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче табиблар: Арсен Казавов, Мөхәммәткол Ахроров чакырылды. Хирургия өлкәсендә эшләүче бу тәҗрибәле табибларга олы хөрмәт бедерелде. Хастаханәннең баш табибы Светлана Одушкина: «Кеше гомерен саклап калуда шулкадәр зур эшләр башкарасыз. Үзегезнең дә алдагы тормышыгыз рәхәтлектә, балда-майда узсын», — диде чәчәк бәйләме белән торт тапшырганда.
Бу көнне залда утырган табибарларның күбесенең кулында чәчәк бәйләме иде. Чөнки алар бүләкләнү өчен сәхнәгә чакырылдылар. Ультратавыш белән билгеләмә кую табибы Замирә Кәримовага, участок терапевты Эльвина Галиева, клник-дианостика лабораториясе биологы Елена Атамоновага, Татар Борнае фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Гөлүсә Галиевага Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Тагын бер төркем табиблар Әлки районы башлыгы, район башкарма комитеты, үзәк хастаханә баш табибы Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Бәйрәм тантанасын район мәдәният хезмәткәрләре алып барды. Алмаз Сафиуллин, Вадим Никошин, «Сөмбелә» триосы, чын күңелләреннән изге теләкләрен ирештереп, моңлы да, күңел күтәргеч тә җырларын башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев