Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы халкы кыска гына вакыт эчендә 300 мең сум акча тупланган

​​​​​​​Татарстан Диния ннәзарәте хәрби операциядә катнашучы республика егетләренә ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан иткән иде.

 Район мөфтияте әлеге чакыруга бик теләп кушылды.

Авылларда эшләп килүче мәчетләрдә аша хәрбиләргә ярдәм йөзеннән акча җыюлар оештырылган.  Бу эшкә  бер ген әавыл да диярлек читтә калмады.

Район имам-хатыйбы  Ирек хәзрәт Сәлахиевның  безгә хәбәр итүенә караганда авылларда яшәүчеләр тарафыннан кыска гына вакыт эчендә  300 мең сум акча тупланган.

Шушы көннәрдә Ирек хәзрәт Сәлахиев  ярдәм акчасын Казандагы “Зәкият” фондына илтеп тапшырган.

Әлеге фонд җәмгыятендәге ярдәм акчаларына мобилизацияләнгән солдатларга иң беренче чиратта термокием, җылы оекбашлар һәм бияләйләр, аптечкалар, армия өче хәләл коры ризыклар сатып алып өләшергә планлаштыра.

Ирек хәзрәт Сәлахиев әлеге ярдәмгә кушылган  райондашларга  олы рәхмәтләрен җиткерә:

- Аллаһы Тәгалә сзгә һәм гаиләләрегезгә, үз өлешен керткән һәркемгә саулык-сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле озын гомерләр бирсен! Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен! Күңелегездә булган барлык изге ниятләрегезгә, максатларыгызга ирешергә, тапкан малларыгызның бәрәкәтен, үстергән балаларыгызның игелеген күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсен! Изге ниятләрегез һәм эшләрегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне һәм якыннарыгызны үз рәхмәте белән бүләкләнсен! – диде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев