Әлки районына ТР Премьер министры Алексей Песошин бүләк тапшырды
“Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышта 2025 елда “Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге” дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында фикер алышу булды. Утырыш эшчәнлеге барышында бу төр ресурсларны нәтиҗәле файдаланган районнар билгеләп үтелде.
Республиканың өч: Әлки, Түбән Кама, Спас районы җитәкчеләренә ТР Премьер министры Алексей Песошин бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев