Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 19 яшь инспекторлар отряды оештырылган

6 мартта юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 яшь тулды. Балаларның юлда имгәнүләрен булдырмау һәм мәктәп укучыларының юл йөрү кагыйдәләрен ныклап үзләштерүенә ирешү максатыннан, районның барлык мәктәпләрендә дә хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары оештырылган.

  Мондый отрядлар оештыру карары 1973 елда ук кабул ителгән. Бүгенге көндә дә алар илдә иң яшь һәм иң кирәкле хәрәкәт. Районда 152 баладан барлыгы 19 отряд төзелгән. 
Хәрәкәтнең яшь инспекторлары юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен өйрәнә, яшьтәшләре арасында моны өндәү эшен алып бара, төрле акцияләр һәм кампанияләр үткәргәндә катнаша, ЮХИДИ хезмәткәрләренә ярдәм итә, балигъ булмаганнар катнашында һәлакәтләрне киметүдә һәм юл хәрәкәтенең грамоталы һәм канунны үтәүче гражданнарын тәрбияләүдә үз өлешләрен кертә. 
Әлеге көн алдыннан Чуаш Борнае һәм Хузангай мәктәпләрендә ЮХИДИның Әлки районы бүлегенең юлларда имин йөрүне өндәүче инспекторы, полиция лейтенанты Антон Советников һәм  районның “Юл хәрәкәте иминлеге хәрәкәте” бюджет учреждениесе җитәкчесе Айгөл Вафина катнашында чара үтте. 
Чуаш Борнае мәктәбе укучылары, яшь инспекторлары укытучы Надежда Емелюкова һәм Антон Советников җитәкчелегендә авыл урамнарында “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтә” дип исемләнгән акция үткәрде: авыл кешеләренә яктылык кайтаргыч элементлар һәм кагыйдәләр язылган кәгазьләр таратты. 
Аннары хәрәкәтнең актив вәкилләре мәктәп укучылары белән флеш-моб, ата-аналар катнашында мәктәп спорт залында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә нигезләнгән “Күңелле старт” үткәрде. 
Хузангай мәктәбенең яшь инспекторлары да кечкенә балаларны һәм яшьтәшләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә, юлларда үзеңне имин тотуга багышланган дәрес үткәрде.  Алар анда хәрәкәтнең яшь инспекторлары кем булуы, отрядлары, анда ниләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары яшь инспекторлар отрядларының акция һәм рейдлар, бәйге, викториналарда актив катнашуларын, юлларда йөрүчеләргә кагыйдәләрне үтәүне өндәгәндә автоинспекторларга ярдәм итүләрен белделәр. Иминлекне өндәгәндә, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үзләре дә кабатлый, моны яшьтәшләре һәм зурларга да өйрәтә. 
Яшь инспекторлар отрядлары дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте иминлеге хәрәкәте” бюджет учреждениесе, мәгариф хезмәткәрләре белән бергә өндәү эшләрен алып барып, юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген булдыруда үзләреннән зур өлеш кертә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев