Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче алдынгылар слеты узды

Декабрь уртасында “Йолдызлык” кафесында районның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче игенчеләр, терлекчеләр, белгечләр катнашында алдынгылар слеты узды.


Биредә шулай ук гаилә династияләрен, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын, хезмәт ветераннарын олыладылар.
Соңгы елларда районыбыз игенчелектә дә, терлекчелектә дә республикада мактаулылар исемлегеннән төшми. Әйтик, терлекчеләребез һәр көнне эшкәртүчеләргә 200 тоннага якын сөт озаталар. Бу бит– республикада мәйданы һәм халкы ягыннан зур булмаган район өчен гаять әйбәт күрсәткеч.
Шулай ук игенчеләребез, шактый катлаулы килгән табигать шартларына карамастан, бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алуга ирештеләр.


Табыннар артында утырган кыр батырларына, алдынгы терлекчеләребезгә, фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләгәннәре өчен, район башлыгы Александр Никошин олы рәхмәтләрен җиткерде:

–    Без һәр елны, традиция буенча, авыл хуҗалыгы алдынгылары хезмәтен билгеләп үтәбез. Быел бу бәйрәм, көнбагыш һәм кукуруз урагы сузылганга, гадәттәгедән соңгарак калды. Беләм: авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар өчен ял да, бәйрәм дә юк. Бигрәк тә, терлекчелек тармагында хезмәт куючыларга. Мин районыбызда  игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче эре инвесторлар – Адел Хәйруллинга һәм Иван Казанковка бик рәхмәтле.  Быел без тулаем 130 мең тонна бөртек җыеп ала алдык. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Терлекчелектә бераз проблемалар булып алды, мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимеде. Шуңа карамастан, 6,5 мең тонна сөт сатылды. Алдагы елларда без бу тармакта күрсәткечләребезне күпкә яхшырта алабыз әле.  Барыгызны да уңышлы хезмәт елы белән котлыйм, сәламәтлек һәм бәхет телим, – диде ул. 

Алдынгылар слетында район башлыгы, гомере буе авыл хуҗалыгында җитәкче булып, уңышлы эшләгән хезмәт ветераны Илнур Кәлимуллинга “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы” медален тапшырды.

Шулай ук аталы-уллы фермерлар Фәнис һәм Адел Хәмитовларга, “Хузангай” җәмгыяте механизаторы Виктор Салюковка, җәмгыятьнең машина белән саву аператоры Светлана Ензаевага һәм “Востокзернопродукт” механизаторы Илдар Заһидуллинга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
Район авыл хуҗалыгы алдынгыларын ТРсы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сәламләде.  Ул барлык игенчеләр һәм терлекчеләргә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның котлауларын ирештерде. Министр имзалаган Рәхмәт хатлары һәм алтын йөгертелгән кул сәгатьләре азык-төлек идарәсе киңәшчесе Гөлсирә Нуруллинага, “Хузангай” җәмгыяте агрономы Владимир Кашкаровка, җәмгыять механизаторы Лев Мукусевка, “Востокзернопродукт” шоферы Габделхәй Хәбировка, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары Андрей Ерусланов һәм Нияз Минсабировка, “РемТрансСервис” Җәмгыяте директоры урынбасары Фәрит  Җәләловка тапшырылды.
Табыннарыбызны мул итүдә, тырыш хезмәт куючыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев та саләмләделәр һәм алдынгыларга бүләкләрен тапшырдылар. 

 

Район алдынгылары слетында “Востокзернопродукт” җәмгыяте генераль директоры Вячеслав Ганин катнашты һәм чыгыш ясады:

–    Без үз хезмәткәрләребезгә ел дәвамында, алдыбызга куелган бурычларны үтәү өчен, төрле таләпләр куябыз. Бүген исә чын күңелдән хезмәтләре өчен рәхмәтләр җиткерәсебез килә. Безнең әйдәп баручы игенчеләребез берничә комбайнчы эшләгән норманы үтиләр. Хезмәтне дөрес оештырып, югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге тудырган өчен, белгечләребезгә, җитәкчеләргә зур рәхмәт. Без инде хәзер элеккеге колхоз тормышыннан бизнеска күчеп барабыз. Аз техника белән күп эшләр башкарыла. Мал саны кими, продукция алу арта. Яңа технологияләр кертелә, цифрлаштыруга колач җәя. Киләчәктә без, үз эшче-хезмәткәрләребезнең хезмәт нәтиҗәсен күтәреп, аларның яшәү шартларын тагын да яхшыртырбыз дип ышанам, – диде Вячеслав Николаевич. 

Алдынгылар слеты, бәйрәм төсмере алып, район сәнгать осталарының моңлы җырлары белән үрелеп барды. Теләкләр, саләмләүләр өчен, сүз табын артында утыручы җитәкче-белгечләргә, хезмәт ветераннарына да бирелде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев