Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында барлык мәйданның яртысыннан кукуруз урдырып, базларга салынды

Районда силос хәзерләү өчен кукуруз 6622 гектарда үстерелде.

  Механизаторлар силос салу эшен 27 августта башлаганнар иде. 
Бүгенгә барлык мәйданның яртысыннан кукуруз урдырып, базларга салынды.
Азык утарларына 70 мең тоннадан артык масса керде. Быел, һава торышы уңай килгәндә, силос 150 мең тоннадан да ким салынмас. Былтыр исә әлеге сусыл терлек азыгы бары 64 мең тонна хәзерләнгән булган.
Карга сөтчелек комплексына кукуруздан силос 20 мең тоннага якын хәзерләнгән. “Хузангай” җәмгыятендә дә шуның кадәр үк кыйммәтле азык базларга салынган. Юхмачы сөтчелек комплексы азык утарына исә 16 мең тоннадан артык яшел масса кергән.
Быел кукуруз гаять мул уңыш бирә. Иске Салман басуларында кукурузның биеклеге 3 метрдан югары. Мондый кырларны “Востокзернопродукт”ның башка хуҗалыкларында да очратырга мөмкин. “Хузангай” җәмгыятендә дә кукурузның һәр гектарыннан 380 центнерга кадәр уңыш чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев