Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Базарлы Матакның Изге Троица гыйбадәтханәсенә яңа рухани билгеләнде

Чистай һәм Түбән Кама епископы Пахомий указы нигезендә 2024 елның 22 апрелендә иерей Сергий (Сергей) Базарлы Матак авылының Изге Троица гыйбадәтханәсенә рухани итеп билгеләнде.

Сергей Заинкин Түбән Кама шәһәрендә 1976 елда туа. Ул Казан рухи семинариясен тәмамлый. Изге Троица гыйбадәтханәсенә билгеләнер алдыннан, ул Чистай Соборында хезмәт итә. Алар хатыны Марина белән ике кыз үстерәләр. Зур кызлары Кристина педагогика көллиятендә укыса, кечкенә кызлары Любовька – 2,5 яшь. 
–     Безне кая юллыйлар, шунда барабыз. Әлеге билгеләнеш үзем өчен дә көтелмәгән хәл булды. Протоиерей Андрей Зиньков башка епархиягә күчерүләрен сорап үтенеч язганга, гыйбадәтханә руханисыз кала. Бу яңалыкны мин Аллаһы ихтыяры буларак кабул иттем, – дип сөйли Сергий атакай. – Бирегә килгәнем юк,  Әлки районы турында ишеткәнем генә бар иде. Беренче күрүдә үк миңа авылдагы чисталык, тәртип күзгә ташланды. Бар җиргә дә чәчәкләр утыртылган. Мин авылның матурлыгын күреп сокландым. Райондагы бар авылга да җиңел генә барырга мөмкин, бик яхшы юллар салынган.   
 Район башлыгы Александр Никошин Сергий атакайны каршы ала, аңа Аллаһы ярдәмен һәм ышанып тапшырылган яңа вазыйфада  уңышлар тели. Шул җылы теләкләрне кабул итеп, атакай биредә үз эшчәнлеген башлый. 
–    Минем алга зур бурыч куелган. Гыйбадәтханәдә эш бик күп. Чиркәү бинасы да, чаң манарасы да әле төзелеп бетмәгән. Бинага ишек һәм тәрәзәләр куясы да бар. Гыйбадәтханәгә җылылык кертелмәгән, эчке ягында бизәү эшләре башкарылмаган. Әмма анда күзгә күренерлек үзгәрешләр башланды. Гыйбадәт вакытында кулланырга кирәкле чиркәү кирәк-яраклары сатып алына. Әлки районында туып-үскән бер кеше гыйбадәтханәгә панихид өстәле бүләк итте. Күптән түгел благовест кыңгыравы урнаштырылды. Беренче тапкыр ул Изге Христосның яңадан тууын бәйрәм иткән көндә чыңлады. Тагын берничә кыңгырау урнаштырырга кирәк әле. Гыйбадәтханәнең әйләнә-тирәсен дә төзекләндерергә кирәк. Чиркәү дәресләре алып бару да зарур. Балалар белән эшне көчәйтү мөһим, – дип, теләк-ниятләре белән уртаклашты Сергий атакай һәм ул актив мәхәллә халкы белән православие динендәге кешеләр өчен әлеге зур әһәмияткә ия булган урынны төзекләндерү һәм матурайтуда күп эшләр эшли алуына өметләнүен дә әйтте. 
Иерей Сергий сүзләренә караганда, ул хезмәтен бик яратып башкара, кайберләренең яшьләре хәтта 80 нән узган мәхәллә кешеләре белән бик теләп аралаша. Ул кешеләрнең хәзер гайбадәтханәгә ешрак йөрүенә дә игътибар иткән. 
–     Балалары белән киләләр. Бу бик тә шатландыра. Берничә баланы чукындыру йоласын да башкардык, – ди рухани.
Бүгенге көндә гыйбадәтханә бары тик ял көннәрендә генә ачыла. Эш көннәрендә аның ишекләре ябык, биредә хезмәтләр күрсәтелми. Сергий атакай сүзләренә караганда, алга таба чиркәү атна уртасында да ачылачак. 
–     Кешеләр күрше авыллардан киләләр. Үзләренә чакыралар. Районның күп авылларында булдым мин. Кайберләрендә хезмәтемне дә күрсәттем. Бу көннәрдә Юхмачыга барачакмын. 72 яшьлек әби һәм бабай никах укытырга телиләр. Мин гыйбадәтханәгә килгән һәркемгә дә шат булачакмын. Килегез, чиркәвебездә гыйбадәт кылып китегез. 
Базарлы Матактагы Изге Троица хөрмәтенә агач гыйбадәтханә Базарлы Матакта 1878 елда салына башлый һәм 1880 елда аның халык өчен ишекләре ачыла. 1921 елда ул ябыла, мәхәллә кешеләре һәм якын-тирәдәге авыл халкы үтенече белән ул 1922 елда яңадан ачыла. Һәм бары тик 1936 елда гына ул кабат ябылып, андагы милекләр чыгарыла, бина бөртек саклау өчен кулланыла башлый. 1946 елда анда авыл клубы ачыла. 1960 елда бинага өстәп янкорма салына  һәм анда кино күрсәтелә, спортзал булдырыла. 1982 елда бина кибет итеп үзгәртелә. 1995 елда Базарлы Матак кешеләре үтенече белән бина чиркәүгә кайтарыла. 1999 елның 26 июленнән рухани итеп протоиерей Андрей Зиньков билгеләнә. 
2003 елда яңа гыйбадәтхәнә нигезенең беренче ташы куела. Төзелеш исә бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Чиркәү район администрациясе теләктәшлек күрсәтүендә иганәчеләр, меценатлар һәм җирле дини кешеләр ярдәме белән салына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев