Әлки районында бер атнада ике яшүсмер полиция бүлегенә исәпкә куелган
Районның хокуксаклау хезмәтләре авыл хуҗалыгы азык-төлеген урлау очракларын ачыклау һәм мондый хәлләрне булдырмау чараларын үткәрә. Бүгенге көндә бер вак-төякне урлау очрагы ачыкланган.
Соңгы җиде айда балигъ булмаучылар тарафыннан җинаятьчелек үсү сәбәпле, аларны кисәтү буенча төрле чаралар үтә. Полиция хезмәткәрләре ата-анадан башка төнлә урамда йөрүче балаларны табу буенча рейдлар үткәрә. Игътибар үзәгендә – тәрбиягә алынган, социаль куркыныч хәлдәге, шулай ук балигъ булмаучылар эше буенча бүлекчәдә исәптә торучы балалар. Бер атна эчендә ике яшүсмер полиция бүлегенә исәпкә куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев