Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бер гектардан уртача 30 центнер уңыш чыга

Соңгы атнада районда урып-җыю эшләрен башкару өчен һава торышы бик уңай торды.

Игенчеләребезгә барысы 37 мең 600 гектар мәйданнан бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу соралса, 9 августта шул мәйданның 27 мең гектарыннан уңыш суктырылды.


Комбайннар һәр көнне 1 мең һәм шуннан да артык мәйданнан үстерелгән икмәкне җыеп алалар. Димәк, көннәр яңгырсыз торса, тагын ун көннән иртә культуралар тулысы белән җыеп алыначак.

комбайны
Районда бер гектардан уртача уңыш 30 центнер чыга.  Элеваторга һәм уиндер табакларына 80 мең тоннадан артык икмәк керде.
“Востокзернопродукт” җәимгыяте отрядларында көзге чәчү башланды. Бу эш бер атнада 1,5 мең гектарда башкарылды. Быел уҗым культураларын 25 мең 651 гектарда чәчү планлаштырыла. Шуның 19091 гектарын “Востокзернопродукт”, 5 мең гектарны  “Хузангай” чәчәргә җыена. Калган өлеше “Яшь көч” һәм фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә. Җир эшкәртү эшләре тулы куаткә алып барыла. 
Хузангайлылар чәчүгә 15 августта төшәргә җыеналар. Көзге чәчү 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш. 


Районда күпъеллык үләннән икенче чалу сенаж салу башланды. Июль ахырында яуган яңгырлар үлән басуларына уңай йогынты ясаган – яшеллек шактый күтәрелгән. Сенаж өчен массаның чыгышына барысы канәгатьләнерлек. Быел 38 мең тонна азык хәзерләнгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев