Әлки районында борчакны да сенажга салалар
Мал азыгы алтын бәясенә тешмәсен өчен бүген тырышырга.
Чуаш Кичүе терлекчелек комплексы азык утарына, биек итеп күтәрткән әрҗәләренә яшел масса төяп бер-бер артлы КамАЗлар кайта. Машинаны хисапчы Тәлгәт Билданов журналына теркәве була, анысына урынына икенчесе кереп баса.
– ¬Бүген Борискино кырыннан сенаж өчен яшел массаны 12 КамАЗ ташып тора. Аларның күбесе прицеп белән. Азык утырыннан кырга чаклы ара ун чакрымнан арта. Дүрт комбайн урдырганны машиналар ташып өлгереп тора,- ди Тәлгәт абый.
Чуаш Кичүе терлекчелек комплексында 2500 ләп баш сыер асрала. Һәр көнне нинди азык, күпме киткәнен граммына кадәр төгәл белүче кеше ул утар мөдире Анастасия Калмыкова.
Элекеге елларда без берәр мәгълүмат сорый башласак, җитәкчеләр калын журналларын актарып саннарны әйтәләр иде. Хәзер исә барысы да компьютерда. Анастасия Витальевна миңа секунд эчендә быел утарга күпме азык кергәнен, алдагы елдан ничаклы калганын әйтеп бирде.
Быел кышлату чорына җитәрлек күләмдә сусыл азык хәзерләү авырга туры киләчәк. Явым-төшемнәр бик аз булу сәбәпле күпьеллык үләннәр масса җыя алмады. Шуңа да күп җирдә көзге арыштан да сенаж салдылар. Инде борчакның да бер өлешеннән терлек азыгы хәзерләргә булганнар.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе баш аграномы Радик Билданов әйтүенә караганда аларда быел борчакны 554 гектарда чәчкән булганнар, шуның 350 гектарын сенажга салырга планлаштыралар. Хәер, борчактан алдагы елларда да аз булса да сенаж салына иде. Борчактан хәзерләнгән сусыл азык әһәмияте турында безгә Чуаш Кичүе мегофермасы директоры Айдар Хәлиуллин әйтеп бирде:
– Узган кышлату чорында без борчактан хәзерләнгән сенаж базын ачып малларга ашата башлагач, сыерларның һәркайсы 3-4 килограммга кадәр сөтен арттырды,- ди җитәкче.
Димәк бик кыйммәтле, протеиннарга бай азык икән. Бары тик вакытында һәм сыйфатлы итеп сенажны хәзерләп калырга кирәк.
Радик Билданов белән сөйләшәбез:
– Без алдагы елларда борчакны кузагы тулылана башлаганда сенаж итеп сала идек. Быел “Востокзернопродукт” белгечләре чәчәк аткан чорында яшел масса витаминнарга баерак була дип аңлаттылар. Борчактан шуңа да чәчәктә килеш азык хәзерлибез,- ди баш белгеч.
Урып-җыю чырында Көньяк Көнчыгыш-Әлки, Көньяк-Әлки идарәсе белән берләшеп эшли. Бу алым эшне тиз һәм сыйфатлы башкарырга мөмкинлек бирә. Быел да әлеге ысулны файдаланып күршеләр бергә азык хәзерли башлаганнар. Борискино авылы янындагы борчак кырында азык хәзерләү комбайннарында Көньяк-Әлкидән Тәлгәт Гайфуллин, Булат Сәгъдәтшин, Фәнис Сафиуллин, Көньяк-Көнчыгыштан Рәзиф Борһанов эшли. Алар бер-ике көн алдан чаптырылган теземнәрне комбайннарда ваклатып машиналарга төятеп торалар. Ә инде кырдан кайткан массаны К701 тракторларында Риназ Таҗиев һәм Раил Шәйхетдинов базга тигезләп түшәп торалар. Аларга яшь механизатор Салават Исхаков булыша. Салават үзенең “Маккорм” тракторына тыгызлый торган агрегат тагып көне буе алга-артка күчеп йөри.
Иске Камкадан Раил Шәйхетдинов быелгы сезонга К701 тракторын бик ныклап хәзерләгән иде. Хәттә, ул, төзәтү эшләре төгәлләнгәч тракторны оста итеп сары төскә буяп та куя. Әйтерсең, ике дистә ел хезмәт куйган К701, яңа гына завод конвейерыннан чыккан.
Менә базга бер-бер артлы абыйлы-энеләр Фәнис һәм Фәрит Исхаковлар КамАЗларда кайттылар. Алар прицеп тагып эшлиләр. Түбән Әлки егетләре һәр елны шәхси машиналары белән азык хәзерләү, урак өстендә “Востокзернопродукт”ка ярдәмгә киләләр. Быел да күпьеллык үләннән сенаж салуга төшүгә уңган егетләр баштан-аяк эшкә чумалар.
Шулай ук масса ташуда бик өлгер Рәниф Насыйров, Илсаф Низамов хезмәт куялар. Биредә без Әхмәт авылында туып үскән, хәзер үз КамАЗларын булдырып эшләүче Рөстәм Гайфуллин, Мөнир Таҗиевны да күрдек.
Чуаш Кичүе мегафермасы соңгы елларда уңышлы гына эшләүче коллективларның берсе. Монда 67 кеше хезмәт куя. Күбрәк Борискино, Татар Борнае, Чуаш Борнае, Чуаш Кичүе, хәтта Алексеевский районыннан килеп эшлиләр. Аларны 3 вахта машинасы хезмәт урыннарына ташып тора.
Элегрәк биредә эшләргә кеше җитешмәү, түбән хезмәт хакы булу кебек проблемалар бар иде.
Мин янәшәбездә басып торучы комплекс җитәкчесе Айдар Хәлиуллиннан бүген бу юнәлештә хәлләр ничек дип кызыксындым.
– Без эшчеләр, белгечләр белән тулысынча таэмин ителгән. Чаллыда нәсел комплексы ачылганнан соң туган бозаулар анда озатыла башлады. Бозау караучыларыбыз кайберләре ул комплекска күчте, берничәсе үзебездә савымчы булып эшләп калды. Хезмәт хакына килгәндә: уртача 35-37 мең сум алалар,-ди Айдар Хәлиуллин.
Мегафермада савымчылар Ираида Рябинина, Гөлгенә Гирфанова, баш мал табибы Рөстәм Шакиров, зоотехник Илнур Сагыйров хезмәтләре мактауга лаек.
Малларны ашату тулысы белән механикалаштырылган. Механизаторлар Илгизәр Харисов, Марсель Әһлиев, Илсаф Гатауллин бик булган егетләр икәнен ишеттек.
Комплексның былтырдан калган азык запасы да мулдан күренә. 12 мең тоннага якын силослары, 4.4 мең тонна сенаж, шактый гына печән-саламнары бар икән.
Басуда исә борчакны теземнәргә салу эше дәвам итә. Комбайнчылар Хәйдәр Минсафин, Илнар Сафин, Әхтәм Кәлимуллин бу эшне җитеш һәм сыйфатлы башкаралар.
Мондый тырыш егетләр барында маллар кышлатуга мул азык запасы белән керерләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев