Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бөртекле-кузаклы культуралар уңышы җыю ахырына якынлаша

Районда бөртекле-кузаклы культуралар уңышы җыю ахырына якынлашып килә.

Игеннәр 37 мең 600 гектарда үстерелгән булса, 17 августка шуның 32 мең гектарыннан уңыш җыеп алынды. 

Һава торышы мөмкинлек тудырса, районда киләсе атнада иртә культуралар урагы төгәлләнәчәк. Дөрес, бездә көз айлары җыясы көнбагыш һәм бөртек өчен кукуруз урагы бар. Ел шулай уңайлы килсә, комбайнчылар анысын да озакка сузмый җыеп алырлар. 
Районда уртача уңыш бер гектардан 28,4 центнер тәшкил итә.

комбайн

Соңгы елларда “Востокзернопродукт” җәмгыяте составындагы территориаль идарәләр маллар өчен азык хәзерләү, урак чорында берләшеп эшләү тәртибен керттеләр.  Әйтик “Үзәк Әлки”, “Көнчыгыш Әлки” белән, ә “Көньяк Әлки”, “Көньяк Көнчыгыш Әлки” белән кушылып эшлиләр. Хезмәтне болай берләшеп оештыруның өстенлекле яклары да күз алдында – бар комбайн да бер кырда булганда аларны ягулык-майлау материаллары белән  тәэмин итү җиңел, ремонт бригадасын бер урында тоту җайлы, янгынга каршы  көрәш өчен су сиптерү җайланмасын әлеге басуда гына кизү оештырасы, механизаторларны тукландыру һәм башкалар.

 

Соңгы атнада “Көньяк Әлки” комбайннары күршеләре “Көньяк Көнчыгыш Әлки”леләргә килеп игеннәрне суктыруда эшләделәр.  Иске Әнҗерә артындагы басудан борчакны турыдан-туры суктыруда эшләүче комбайнчылар янында без дә булып кайттык.
Биредә сигез комбайн эшли. Борчак кыры сап-сары – бер чүп үләне күрмәссең. Минем янда Борискино отряды агрономы Ленар Вәгыйзов. Ул:

–     Безнең идарәдә быел борчак 550 гектарда үстерелгән иде. Шуның 350 гектарын яшел масса ясап Чуаш Кичүе сөтчелек  комплексы азык утарына сенажга салдык. Биредә 116 гектарлы басуга суктыруга кичә төштек. Иртәгә бу кырны төгәлләрбез дә инде, – ди.

–     Борчакның уңышы ничек соң? – дип агрономнан кызыксынам. 

–     Без бу кырда барлык агрочараларны да төгәл үтәдек, ашламасы да җитәрлек кертелде, корткычларга каршы химик эшкәртү дә вакытында һәм сыйфатлы башкарылды. Уңыш уртача 18 центнер тәшкил итә. Елына күрә әйбәт дип саныйм, – диде Ленар Вәгыйзов.

Без сөйләшеп торган кыр башына таба “Көньяк Әлки”нең комбайнчысы Илмир Кәлимуллин суктырып килә. Механизаторлар династиясе Кәлимуллиннар турында идарә җитәкчесе Илнур Кәлимуллин күп җылы сүзләр әйткән иде. Тәлгать, Илмир, Мөнир Кәлимуллиннар елның-елында урып-җыю кампаниясендә алдынгылар исемлегендә. Алар иртә яздан чәчү эшләренә керешәләр һәм кара көзгә кадәр кырларда хезмәт куя уңган егетләр. 

калимуллин

Мин Илмир Кәлимуллинны кул селкеп комбайнны туктатуны сорадым.

–     Ничек кәефләрегез, эшләрегез әйбәт барамы? – дим.

–     Быел, күз тимәсен, урак өчен ел шулкадәр әйбәт килде. Күңел шатланып эшли. Безне, җәй коры килде, урак башлангач яңгырлар коячак, дип куркытканнар иде. Ходай тир түгеп үстергән икмәкне алырга да көннәрен бирә, – ди Илмир.

Кырның аргырак башында ике комбайн, бункерлары тулып, кабина башларында ут уйната башладылар. Әхмәт авылында туып үскән, хәзер шәхси эшмәкәр буларак транспорт хезмәте күрсәтүче Рөстәм Гайфуллин “КамАЗ”ы белән алар янына ашыкты. Без дә шул тукталыштан файдаланып егетләр белән сөйләшеп алдык. 

калимуллины

Бу Тәлгать Кәлимуллин һәм “Көньяк Көнчыгыш Әлки”дән Ленар Хәйруллин.

–    Безгә эшләргә бөтен шартлар да тудырылган. Иртүк ягулык салып китәләр, ватыла калса – көйләүчеләр ярдәмгә ашыга. Әбәт, кичке ашны китереп тукландыралар, – диләр Тәлгать белән Ленар.

Менә егетләрнең комбайны бункерлары бушады. Алар тизрәк штурваллары артына ашыкты. Ә мин тагын бер алдынгы комбайнчы – Чиябаш егете Азат Әхмәтов белән сөйләшеп алдым. Азат район комбайнчылары ярышында әлегә беренче бара. Ул алдагы елларда да лидерлар исемлегеннән төшкәне юк. Азат берничә ел рәттән  Татарстан Президенты тарафыннан бирелә торган иң алдынгы 100 комбайнчы премиясе иясе булды.

азат ахметов

–     Азат, һәр елны алдынгы булу авыр түгелме? – дим мин аңа. 
Ә ул:

–     Без бит кырда алдынгы булырга дип омтылып эшләмибез. Һәр кеше монда тырыша. Ә инде уңыш минем комбайнда күбрәк суктырылган икән, димәк ватылып басып торулар сирәк булган. Эшнең нәтиҗәсе комбайнны уракка хәзерләүдән күбрәк тора, – ди Азат Әхмәтов тыйнак кына. 

Бу кырда “Көньяк Көнчыгыш Әлки”дән механизаторлар Раил Шәйхетдинов, Михаил Сычев, Виталий Арнаков, Сергей Краснов уракта уңышлы гына эшлиләр. Алар суктырган борчакны “КамАЗ”ларда Рәшит Сафин, Фәрит Багаув, Николай Ишмулкин ташып торалар.
“Көньяк Көнчыгыш Әлки” идарәсе баш агрономы Радик Билданов та без булган кырга килергә чыккан иде. Соңрак ул шалтыратып:

–     Безнең бит көзге чәчү эшләре дә бара. Чәчүчеләрнең проблемасы чыккан әле, мин шулар янына ашыгам. Ә сез Карамалы кырында көзге бодай суктыруда эшләүче “татагролизинг”тан ярдәмгә килгән комбайнчылар бригадасы турында да мактап языгыз әле. 287 гектарлы кырны 3-4 көн эчендә җыеп суктырдылар. Бер минут басып тормыйлар. Умарта иле кебек эшлиләр, – диде.

Без ул егетләр янында да булдык. Ялт-йолт иткән өр-яңа комбайннар эшләгәнне күзәтеп торуы да рәхәт. Кыр башында  суктырылган икмәкне ташучы шоферлар Фәнис һәм Фәрит Исхаковлар, Рим Насыйбуллин, Фираил Насыйров, Надыр Капеев басып торалар. Алар бер тавыштан диярлек:

–     Бу егетләр иртә таңнан эшли башлыйлар, төн җиткәнче туктамыйлар. Бик тырышлар, рәхмәт үзләренә, – диләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев