Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бөртеклеләрне урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә

Район кырларында бөртеклеләрне урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә. Быел игеннәр 40 мең гектарга якын мәйданга чәчелгән иде. Уңыш һәр гектардан 30 ар центнер чыкты.

 
Быел бигрәк тә уҗым культуралары мул уңыш белән сөендерде. Әйтик, көзге бодайдан уртача һәр гектардан 34 әр центнер икмәк суктырып алынды. Кайбер кырларда уңыш 50 центнерга чаклы җитте. “Хузангай” җәмгыяте көзге бодайны 3445 гектар мәйданга чәчте. Шуның һәр гектарыннан 38 әр центнер иген җыеп алынды. Район ындыр табакларына, элеваторга 60 мең тоннадан артык көзге бодай уңышы керде.
Сабан культураларыннан арпаның да нәтиҗәсе яхшы. Ул районда 9,4 мең гектарда үстерелгән иде. Уңыш һәр гектардан 28,2 центнер тәшкил итте. Борчактан 21 әр центнер уңыш алынды. Ул бездә 2800 гектар биләде.
Соңгы ике-өч атнада механизаторлар киләсе ел уңышына нигез салуда – көзге культураларны чәчүдә актив эшләделәр. Сентябрьнең беренче ун көнендә уҗым культураларын чәчүне төгәлләү бурычы куелды. Алдан уйланылганча, районда көзен 22 мең гектарда чәчү эшләре башкарылырга тиеш. 
Тиздән комбайннар бөртек өчен кукуруз, көнбагыш урагына төшәләр. Бер үк вакытта кукурузны силоска салу эшләре бара, туңга сөрү эшләре башкарыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев