Әлки районында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру тантанасы булды
10 августта район мәдәният йортында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру тантанасы булды.
Яңа уку елы алдыннан беренче сыйныф укучыларына мәктәп букчалары тапшыру инде күркәм традициягә әверелде.
Балаларны мәктәпкә тулысынча җыя алмаган гаиләләр бар, шуңа күрә кемгәдер канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы да яхшы бүләк.
Район башлыгы Александр Никошин көн геройларын, аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын якынлашып килүче Белем көне һәм мәктәп портфельләре тапшыру тантанасы белән котлады. «Сезне, беренче сыйныф укучыларын, тормышта яңа этап белән котлыйм һәм кыю, игелекле булырга, сыйныфташларыгызга ярдәм итәргә һәм яхшы укырга телим», – диде Александр Федорович.
Район башлыгы шулай ук букчада мәктәптә уку өчен кирәкле барлык әйберләр дә барлыгын билгеләп үтте. Бу ярдәм чарасын балалары беренче сыйныфка барган гаиләләр алды.
«Беренче сыйныфка бару – балалар өчен дә, аларның ата - аналары өчен дә катлаулы сынау, – дип билгеләп үтте «Кызыл Шәрык» генераль директоры Адель Хәйруллин. – «Портфельләр һәм уку кирәк-яраклары гаиләләргә өстәмә ярдәм булачак».
«Әлки районын үстерү» фонды рәисе Раил Әһлиуллин, «Алексеевскдорстрой» ның Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин һәм район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Илсияр Гыйззәтуллина барысына да уңышлы мәктәп елы теләделәр.
Аннары кунаклар күптән көтелгән букчаларны тапшырдылар. Чараны күңелле концерт номерлары бизәде. Балалар яңа мәктәп букчаларына сокланалар һәм хәзер беренче дәресне түземсезлек белән көтәләр. Алар бүген үк Белем иленә барырга әзер.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе традициягә әверелде. Уку елы башланганчы санаулы көннәр кала, әмма акция әле дә дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев