Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабы үтте

Бүген, 26 гыйнварда, район мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабы үтте.

Биредә Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Норлат, Спас, Чистай, Чирмешән, Әлки районының үз җирлекләрендә җиңү яулаган конкурсантлары катнашты. 

Бәйге “Өченче буын герое”, “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз мәдәният һәм рухилык”, “Һөнәрем – язмышым”,  “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Ир-ат – әйдәман”, “Мәрхәмәтле ир-ат” номинацияләре буенча узды. Анда безнең районнан Людмила Калмыкова, Энҗе Гобәйдуллина, Любовь Борисова, Сиринә Фәсахова катнаштылар. 

 Алда санап үтелгән номинациядә катнашучылар үзләре белән таныштырды, сәләтләрен күрсәтте, мавыгулары турында сөйләде. Аларның һәркайсы белән сокланмый калмыйсың һәм күпләргә үрнәк булуларын аңлыйсың. 

Бәйге булгач, сәләтлеләр, уңган-булганнар арасыннан иң-иңнәрен сайларга туры килә. Җиңүчеләр турында исә газетабызның 2 февраль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев