Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында гадәттән тыш хәлләр буенча өйрәнүләр узды

Шартлы рәвештә Базарлы Матактан 150 метр читтә урманда янгын чыгуы турында 10 сәгатьтә бердәм кизү-диспетчер хезмәтенә (ЕДДС) хәбәр керә.

  Янгын тарала башласа 5 йорт, анда яшәүче 10 кешегә  куркыныч яный. Шулай ук табигый газ үткәргеч, электр һәм телефон линияләре зыян күрергә мөмкин.
Хәбәр алынуга, ЕДДС тиешле хезмәтләргә район урман хуҗалыгы территориясендә җыелырга команда бирде. Билгеләнгән сәгатькә 105нче номерлы янгын сүндерү часте, Әлки урманчылыгы, район үзәк хастаханәсе, район электр челтәре һәм башка дистәгә якын служба махсус машиналар һәм белгечләр белән урында иделәр. Һәр служба җитәкчесе өйрәнүләргә керешергә әзерлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакиревка рапорт бирделәр.


Аннан янәшәдә урман януны сүндерү буенча өйрәнүләр башкарылды.


Гражданнарны саклау район идарәсе җитәкчесе  Лилия Гайфуллинаның рәсми отчетыннан күренгәнчә, өйрәнүләр  “яхшы” бәясенә узды. Иң мөһиме: мондый куркыныч хәбәрләр районда азрак булсын, ә без уяурак булсак иде. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев