Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшәүчеләр гуманитар йөк җыюда актив катнашалар

Өч ел дәвамында гуманитар йөк җыю һәм озатуны оештырган, шәхси машинасында азык-төлек, дарулар алып барган, даими рәвештә матди ярдәм күрсәтүче игелекле затлар һәр районда бар.


Ә авылларда исә маскировка челтәре, блиндаж мичләр ясыйлар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм иткән активистлар эше киң җәелдерелгән. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Авыл, шәһәр волонтерлары турындагы язмабыз башкалар өчен дә үрнәк, этәргеч булсын иде. 

– Югары Әлки авылы мәдәният йортында эшләүче волонтерлар штабына авылыбызның иң активлары йөри, – дип уртаклашты безнең белән мәдәният йорты директоры Фәния Минһаҗева. – Конкрет саннарга тукталсак, 8 маскировка челтәре үреп җибәрдек, авылыбызның әби-апалары сарык йоныннан 130 пар оекбаш бәйләп озаттык. Авылның ватсап төркемендә: "Бүген кич клубта җыелабыз" дигән бер сүз җитә. Кичен дәррәү килеп барысы да килеп җиткән була. Тургай” фольклор ансамбле кызлары, алар барысы да лаеклы ялда булган апаларыбыз. Әмма бер дә алар турында олы яшьтәге дип әйтәсе килми. Кич утырырга клубка киләләр дә мәш килеп маскировка челтәрен үреп китәләр. Аның өчен чималны авыл халкы җыелган акчага алдык. ә берничәсен үз хисабыма масмаркет аша заказ биреп алдым. Егетләребезгә дигән ярдәмне район волонтерлары аша һәрдаим җибәреп торабыз. Бер факт турында сөйләми булмый, челтәр үргәндә апалар егетләребез исән-имин кайтсын дип теләкләп теләп, догалыклар да куеп калдырды. Шифасы гына булсын. Аларның һәрберсе безнең йөрәктә.


 


Югары Әлки авылы волонтерлары белән Татар Борнае авылы халкы да ярыша-ярыша эшли. Татар Борнае төп гомуми урта белем бирү мәктәбенең уку-укыту мәсьәләләре буенча директор урынбасары. рус теле укытучысы Галина Закирова белем учагында бертуган Кәримовлар исемендәге "Мәрхәмәтле йөрәкләр" отрядын да җитәкли. 




– 2023 елның октябрь ае булгандыр, мәктәп базасында окоп шәмнәре ясый башладык, – ди Татар Борнае волонтеры. – Чөнки алгы сызыктагы егетләребездән үтенечләр килә башлады да шундый эшкә алынырга булдык.  «Авыл хәбәрләре» дигән ватсап төркемебез бар.  Шунда хәбәрләшәбез дә, битараф булмаган уңган хуҗабикәләр кичке 5тән соң мәктәпкә җыела.  Кемдер камыр баса, икенчеләре уклау белән җәя, өченчеләре аны махсус рәвештә киптереп биреп тора, калганнар тезелешеп басып токмач кисә. Токмач кисүчеләр арасында олы яшьтәге апалар да бар.  Интернет аша, телеграмм каналлардан карап, сорашып коры душ, яраларны тиз төзәтә торган махсус мазь әзерләргә өйрәндек. Моннан тыш, маскировка челтәрләре үрәбез. Җыелган ярдәмне “Нурлатское братство”га яки инде Каргачев Андрейга илтәбез. Алар бар ярдәмне егетләребезгә илтеп җиткерә. Хәтта видео һәм фотолар җибәрәләр. Гомумән, районнан махсус хәрби операция зонасына кем бара, шуның белән элемтәгә чыгып чималны әзерлибез дә аның артыннан җибәрәбез. Иптәшем Ленар Закиров ярдәм итә. Шөкер, ул йөртеп тора. Әйтүемчә, авыл халкына рәхмәтебез чиксез. "Акча җыябыз", дип хәбәр язуым була, йә банк картасына, йә өйгә китереп бирәләр. 




Галина Алексеевна сүзләренчә, Татар Борнае төп гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Гөлүзә Минсәгыйрова волонтерларның һәр башлангычын куәтләп тора. «Без шул көнне киләбез диям дә, Гөлүзә Нәсыйховна берсүзсез ризалаша», ди Галина Закирова. 

Кызганычка, Татар Борнае авылында туып-үскән ике батыр егетләре, бертуган Илдар һәм Ленар Кәримовлар яу кырында башын салган. Алар икесе дә авыл зиратында җирләгән. Галина Алексеевна инициативасы белән Татар Борнае төп гомуми урта белем бирү мәктәбендә "Бертуган Кәримовлар исемендәге фонд» эшләп килә. Аның төп максаты – иганәчелек, балаларга патриотик тәрбия бирү. Әлеге волонтерлык фондына хәзер 12 бала йөри икән. Татар Борнае авылында гаиләләре белән волонтерлык эшчәнлегенә алынган гаиләләр дә бар. Аларның берсе – Сабиковлар гаиләсе. Хуҗабикә, социаль хезмәткәр булып эшләүче Фирүзә сүзләренчә, аның кызы да, улы да, хәтта ике яшьлек бәләкәй кызы да аның белән бергә кичләрен токмач кисәргә, маскировка челтәре үрергә йөри. Сүз уңаеннан, Фирүзәнең ике бертуган абыйсы махсус хәрби операциядә һәлак булган каһарман егетләр – Илдар белән Ленар Кәримовлар. 


– Аларның истәлегенә, алар белән бергә яу кырында булган егетләргә ярдәмебез тисен өчен волонтерлык белән шөгыльләнәбез. Егетләребез безнең кайгыртуны, ярдәмне тойсыннар. Балаларымны да ватанпәрвәрлек рухында тәрбиялибез. Шәхсән үзем интернет кибет аша маскировка челтәре өчен чималга заказ бирдем. Алар килеп җиткәч, өйдә балалар, ирем белән үрә башладык. Сөбханалла, инде эшне төгәлләп киләбез. Фронтка китәчәк алар. Алгы сызыктагы егетләребезгә ярдәмебез тигәнгә чиксез шатланам, – дип сөйләде безгә Фирүзә. 


Автор: Лилия Гайнуллина, Шәхри Казан сайтыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев