Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшьләр “Алинә” спорт залы янындагы шугалакка җыелды

Мәдәният үзәгендә үткән тантаналы чарадан соң яшьләр, күңелле уен-ярышларда катнашу өчен, “Алинә” спорт залы янындагы шугалакка җыелды.

 
Әлеге сәламәт тормыш алып баруны әйдәгән чараны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасы Марина Платонова ачып: “Безнең яшьләр максатчан да, алдыңгы да, иң яхшылары да. Бирегә исә спортны аеруча яратучылар җыелды. Бүген ярышлар күбрәк күңел күтәрү өчен оештырылган. Катнашыгыз һәм дуслык җиңсен”, –  диде ул, уеннар башлануын көткән яшьләргә мөрәҗәгать итеп.  

фОТОРЕПОРТАЖ


Районыбыз оешмалары яшьләре исә кече футбол уенында катнашу өчен, үз төркемнәрен башкарма комитетның яшьләр сәясәте һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиевта теркәтергә ашыкты. Нәтиҗәдә, кече футбол уенында 8 команданың көч сынашачагы, аны спорт мәктәбе теренеры Рифкать Сәгъдиевның шәрехләп баруы, хөкемдарлык итүе билгеле булды. Безнең редакция хезмәткәрләре  – Ландыш Абдуллина һәм Елена Королева да уенда, төрле оешма яшьләре берләшеп, “Пицца” дип исем биргән команда составында катнашты. Кызу ярыштан соң, полуфиналга – “Смешарики” (Базарлы Матак һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучыларының җыелма командасы), авыл хуҗалыгы көллияте, мәдәният йорты командалары; финалга – “Смешарики” һәм “Пицца” командалары чыкты. Җиңүне исә “Смешарики” командасы яулады. 
Әмма җиңелүче коман-даларның да кәефе кырылмады. Чөнки уенда катнашудан, биредә җан атудан да һәркемнең күңеле күтәрелде. Кече футбол ярышыннан тыш, көрәккә туп салып йөгерү, ватрушкаларга кеше утыртып йөгерү кебек кызыклы уеннар да оештырылган иде. Билгеле, катнашучылар бүләксез калмады. Ә спорт чарасына килгән һәркемгә кайнар чәй белән коймак, яңа пешкән пылау да тәкъдим ителде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев