Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында яшьләр форумы узды

Бүген, 9 февральдә, район мәдәният йортында яшьләр форумы узды.

Биредә мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары, вузларда белем алучы һәм һөнәр үзләштерүче студентлар, туган төбәгендә хезмәт итүче яшьләр җыелды. Слет исә “Яшьләр, кыю булыгыз, яшьнәп калыгыз!” девиз астында үтте. 

Фоторепортаж

Соңгы елларда үткәрелүче әлеге зур чарада зал тутырып килгән яшьләрне иң элек элек район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул, мисаллар китереп, районыбызда уңышлы эшләр, матур яшәү өчен мөмкинлекләр зур булуы турында сөйләде. Яшьләргә аякка басар өчен дәүләтнең ярдәм чаралары күп булуына тукталды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова да студентларга уку йортларын уңышлы тәмамлауны теләп, эшне үз районыбызда дәвам итәргә өндәде. Биредә төрле тармакларда эш булуы, белгечләр тәлап ителүенә басым ясады. 

 

Районда исә бүгенге көндә төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып баручы яшьләр оешмалары күп. Аларның вәкилләренә, җәмәгать тормышында актив катнашканнары, уңышларга ирешкәннәре өчен грамоталар тапшырылды, исәтлекле бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев