Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшьләр форумы узды

Яшьлек ул иң кыю өметләр белән янган, эзләнүләр алып барган, төрле максатлар куеп, аларны тормышка ашырырга омтылган вакыт.

Яшьләр кыю да, тәвәккәл дә, сәләтле дә. Әлки егет-кызларына да шундый ук сыйфатлар хас. 9 февральдә алар – югары сыйныф укучылары, вузларда белем алучы һәм һөнәр үзләштерүче студентлар, туган төбәгебездә хезмәт итүче яшьләр район мәдәният йортына җыелды. Ел саен уздырылучы әлеге слет “Яшьләр, кыю булыгыз, яшьнәп калыгыз!” девизы астында үтте.

Форум студентларны район тормышы, биредәге эш урыннары, җирлектә актив эшчәнлек алып барган талантлы яшьләр белән таныштыру, укуларын тәмамлагач, аларны туган якка кайтырга чакыруны максат итә.  

Авылда тораклы да буласың...

Зал тутырып килгән яшьләрне беренче булып район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул районыбызда уңышлы эшләр, матур яшәр өчен мөмкинлекләр зур булуы турында сөйләде. Гаилә коргач та, кайда яшәргә дигән сорау туа. Җирлектә торак программары тормышка ашырыла. Район башлыгы сүзләренә караганда, 2023 елда гомуми мәйданы 4 700 кв. метр булган торак файдалануга тапшырылган. 2024 елда  гомуми мәйданы 500 кв. метр булган 12 фатирлы йорт төзелеп бетәчәк. Өч 8 фатирлы йортлар торгызу эше башланачак. Әлеге фатирлар табиблар, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гаиләләренә биреләчәк. Район үзәгендә 5 урамлы яңа бистә төзелеп килә. Теләге булучыларга җир кишәрлеге бирелә. Бар авыл җирлекләрендә дә буш җирләр бар.  Районда сабыйларны балалар бакчасына, аннары мәктәпләргә урнаштыру буенча да кыенлыклар юк. 

Яшь белгечләргә ярдәм дә күп

Бүгенге көндә республиканың югары һәм урта уку йортларында безнең районнан киткән 700 дә артык студент укый. Әмма аларның бик азы гына киредән туган ягына кайта. Бу мәсьәлә республика һәм билгеле, район җитәкчелеген дә борчый. Шуңа да авылларда яшь белгечләргә ярдәмнәр бар. Мәсәлән, “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры” программалары,  “Яшь укытучы” грант поекты бар. Авыл хуҗалыгы тармагындагы яшь белгечләргә, үз эшен яңа башлаган эшмәкәрләргә, фермерларга да ярдәмнәр каралган.  Александр Федорович моңа  эшмәкәрләр өчен каралган “Агростартап”  грантын мисал итеп китерде. Аның буенча эшмәкәрлек эшен үстерүгә 5 миллион сумга кадәр акча бүленергә мөмкин. Сүз ахырында район башлыгы, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, өлкән буынның иң яхшы гадәтләрне дәвам итүчеләрнең нәкъ менә алар булуына басым ясады. Яшьләргә укуларында, эшләрендә уңышлар теләде. “Районыбыз, республикабыз иминлеге өчен ниятләрегез тормышка ашсын”, – диде. 

Аннары Әлки районы тормышында актив катнашканнары өчен, Гыйниятулиннар гаиләсенә “ТРдагы яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы буенча торак сертификаты тапшырылды. Монда шулай ук, махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен, бер төркем ир-егет  Әлки районы башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Шулай ук җирлегебезнең җәмәгатьчелек тормышында актив катнашкан авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек, мәдәният тармагы белгечләре, спортта актив катнашкан Зыятдниновлар гаиләсе дә сәхнәгә чакырылып бүләкләнде. 

Форумда югары сыйныф укучылары өчен дә файдалы мәгълүмат җиткерелде. Чөнки бирегә кунак буларак Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең микробиология кафедрасы мөдире, ветеринар фәннәр докоры, профессор Альберт Галиуллин чакырылган иде. Ул укучыларны бу вузда белем алырга чакырды. Укырга керү таләпләре белән таныштырды. 

Яшьләребез актив, сәләтле, кыю

Районда күп кенә яшьләр оешмалары эшләп килә. Шуларның берсе –  “Алдынгылар хәрәкәте”.  Ул 2022 елда гына оеша башласа да, киң колач алып үсеп килә. Бу хәрәкәтнең районыбыз вәкилләренең ирешелгән уңышлары да инде бар. Сәхнәгә күтәрелеп, алар боларның барысы турында да сөйләде. Киләчәкнең яшьләр кулында булуын аңлап, алар: “Без булмасак, кем?” – дип белдерделәр. Сәхнәгә шулай ук башка яшьләр оешмалары: Юхмачы урта мәктәбенең “Игелекле йөрәкләр”, Чуаш Бонаеның “Җиңү волонтерлары”,  район мәдәният йортының “ Мәдәният волонтерлары”,  райондагы бар чараларда да аеруча актив катнашучы Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең “Яшь армиячеләре”, Алексеевск авыл хуҗалыгы көллиятенең Әлки филиалының “Факел” отряды вәкилләре дә чакырылды. Бу оешмаларда сәләтләрне үстерү мөмкинлеге бар һәм алар барысы да районның җәмәгать тормышында актив катнашучылар. Шуңа да әлеге яшьләр оешмалары башкарма комитет җитәкчесенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Студентлар, югары сыйныф укучылары каршында районыбызда яшәргә калып, уңышлы эшләп килгән спорт мәктәбе директоры Алмаз Абдуллин чыгыш ясады. 

–    Идел буеның физкультура академиясендә укуны тәмамалаганнан соң, спорт мәктәбендә эшемне башлаган идем. Хәзерге вакытта мин аның директоры. Безнең яшьләргә спортның күп төрләре белән шөгыльләнер өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Эшләр өчен дә урыннар бар, шуңа да, студентлар, сезне районыбызда көтеп калабыз, – диде ул. 

Форумда спортның төрле тармакларында уңышларга ирешүчеләр, аларың тернерлары да бүләкләнде.

Яшьләр белән узган шундый белемнәрне тирәнәйтүгә, күңелдә туган сорауларга җавап табуга, ирешелгәннәргә нәтиҗәләр ясауга, матур җыр номерлары белән үрелеп барып, ял итүгә дә корылган очрашу тагын бер бүләк – “Әфганнан алып Чечняга кадәр” төркемнең дәртле җырлары белән төгәлләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев