Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында язгы чәчү 1 майга төгәлләнергә мөмкин

Быел яз районда 39 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкару планлаштырыла.

  Шуның 14 мең гектарында техник культуралар булачак.
Бу 7 мең 200 гектар көнбагыш (былтыр ул ике тапкыр күбрәк чәчелгән иде), 10 мең 200 гектары – кукуруз (шуның 3900 гектары бөртек өчен) игеләчәк. 


Арпа районда 8100 гектарда үстереләчәк. Шуның 5,5 мең гектарында инде ул чәчелде. Бу көннәрдә хуҗалыкларда солы, көнбагыш чәчүгә керештеләр. Алдагы атнада борчакка төшәчәкләр. Борчак быел 3700 гектарда үстереләчәк.


Быел яз ике атнага иртәрәк килде. Яңгырсыз коры көннәр җирдәге дымны хәйран тиз парга әйләндереп юк итә. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев барлык авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә һәм фермерларга тырмалау эшләрен тиз арада башкару бурычы куелган иде, ди. Аяз көнне 1 гектар кырдан тәүлек саен 40 ар тонна дым югала бит.
Бүгенгә районда 39 мең гектар туңга сөрелгән җирләрдә тырмалау эшләре тулысынча башкарылды.


Бу көннәрдә “Үзәк Әлки”, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки”, “Көньяк Әлки” территориаль идарәләре һәм “Хузангай” җәмгыяте кырларында бик уңышлы һәм нәтиҗәле сабан культуралары чәчелә. Язгы кыр эшләрендә районда 22 чәчү комплексы һәм 43 чәчү агрегаты эшләячәк. Әйтик, “Хузангай” җәмгыятендә 7 чәчү комплексының бишесе кырда эшли инде. Ә бер комплекс, якты көн дәвамында 70-80 гектарга чаклы җир куенына орлык кертергә сәләтле.


Игенчеләргә җирдә дым барында тизрәк чәчү эшләрен башкару бурычы куелган. Быел сабан эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкару өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик, техника башлыча төзек, ашлама язгы кыр эшләренә җитәрлек күләмдә тупланган, чәчүлек материалы белән тәэмин ителеш әйбәт. Чәчүлекнең бары тик сатып алына торганы – көнбагышныкы кайтып бетмәгән. Анысына да  компанияләр белән безне 100 процент тәэмин итәрлек күләмдә килешүләр төзелгән. Көнбагыш орлыгының 80 проценты кайткан. Аны һәр көнне ташу дәвам итә.


Быел “КШ-Агро” составында яңа оешкан техник хезмәт күрсәтү депосы уңышлы гына эшкә кереште. Тәҗрибәле җитәкче Рәис Гайфуллин карамагындагы әлеге предприятие элеккеге еллардагы Сельхозтехника берләшмәсе эшен башкарачак. Алар базасында тракторлар, тагылма агрегатлар ремонтлана. Үзләрендәге техника белән чәчү эшләрендә отрядларга ярдәм итәләр. Әнә бу предприятиенең яңа кайткан киң чәчү комплексы бу көннәрдә “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” идарәсендә әйбәт кенә эшли башлаган. Яңа, югары җитештерүчәнлеккә ия чәчү комплексы эше белән инвестор Адел Хәйруллин танышкан һәм агрегатның эшеннән бик канәгать калган.


Роберт Гадиев игенчеләрне бик тә хезмәт кагыйдәләрен төгәл үтәп эшләргә чакыра. “Былтыр саклану чаралары үтәмәү сәбәпле, районда бер үлем очрагы булды, җәрәхәтләнүчеләр дә бар. Шуңа да хезмәтне саклау таләпләре һәр җирдә алгы планда, җитди контрольдә булсын иде”, – ди Роберт Рәшит улы. 


Районда сабан эшләре шундый әйбәт темп белән дәвам иткәндә, язгы чәчүне 1 майга төгәлләү мөмкинлеге бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев