Әлки районында җиде айда 5 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше һәлак булган
10 августта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе утырышы узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Руслан Морадымов алып барды.
Утырыш эшендә шулай ук Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсенең контроль-профилактика бүлеге башлыгы урынбасары Юрий Шалин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Зыятдинов катнашты.
Утырышта чыгыш ясаган район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Рузия Салахова билгеләп үткәнчә, республика буенча быел 6 ай эчендә җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында 1106 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 38 кеше һәлак булган һәм 1290 кеше яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны, шулай ук бу аварияләрдә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны артуы күзәтелә. Җирле автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре булып автомобильлар арасында бәрелеш һәм җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләре тора. Машина йөртүчеләрнең юл чаты аша йөрү кагыйдәләрен бозуы, аерым алганда көйләнмәгән юл чатында уздыру кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Мондый бозулар аркасында 148 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган, 192се төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Районда андый хокук бозулар булмаган.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Олег Анжаков билгеләп үткәнчә, агымдагы елның 7 аенда район территориясендә 5 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 2 кеше һәлак булган, 5 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Гомумән алганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда кимегән. Юл кагыйдәләрен бозуның 1649 очрагы ачыкланган. 60 җәяүлегә карата административ протоколлар төзелгән. 31 машина йөртүче балаларны тотып торучы җайланмасыз йөрткән өчен административ җавап-лылыкка тартылган. Юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан юл-урам челтәрен канәгатьләнерлек тотмау фактлары буенча 18 кисәтү бирелгән.
Район территориясендә автомат режимда эшләүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото-видео-фиксацияләү өчен 5 стационар комплексы урнаштырылган, 2 күчмә комплекс эшли.
Балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 3 ата-ана Россия административ хокук бозулар кодексының 5.35 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган. Мотоцикл белән идарә итүче 5 балигъ булмаган бала тоткарланган (мопед, квадроцикл).
Алексеевск - Югары Колок автомобиль юлының 61 километрында куркыныч участокта кабарынкы юл көзгесе урнаштырылган.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтенең һәр факты буенча сәбәпләре анализлана, һәр вакыйга район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында карала.
«БДД» территориаль идарәсе вәкиле Альберт Гыйльфанов мәгариф учреждениеләре янындагы урам-юл челтәрләренә игътибар итте. Юл яны полосаларын куллануның билгеләнгән тәртибен үтәүне тәэмин итү бүлеге башлыгы Ирина Фәсхетдинова юл сервисы объектларының БДД өлкәсендәге закон таләпләренә туры килмәве һәм кабул ителгән чаралар турында сөйләде.
Район үзәгенең Имәнлек урамында яшәүчеләрнең юлга ясалма тигезсезлек кую турында мөрәҗәгате дә каралды.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча видеоматериаллар куллану турында сөйләде. Ул балаларны индивидуаль чараларда йөртүгә, балигъ булмаганнарга ата-аналар контроленең мөһимлегенә аерым игътибар бирде, мәгариф учреждениеләрендә дә зур аңлату эшләре алып барылуын ассызыклады.
Утырыш ахырында йомгак ясалды, җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев