Әлки районында Корбан гаете зурлап үткәрелде
Базарлы Матакның Үзәк паркында Корбан гаете уңаеннан быел да зур бәйрәм оештырылды. Ислам динендәге бу олуг көнгә багышланган чараны 30 майда район мөхтәсибәте һәм “Өмет” мәчете мәхәлләсе, мөселман яшьләре үткәрде.
Бәйрәмне район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев Коръән аятен укып башлады һәм кылган игелекле гамәлләр өчен әҗер-савапка ирешүне, илгә тынычлык теләде. Ул биредә Ислам дине чараларын оештырырга һәрвакыт ярдәм итүчеләргә – район җитәкчелегенә, мәдәният йорты, спорт мәктәбе, Балалар иҗат йорты хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.
Биредә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та “Өмет” мәчете мөселман яшьләренең Ислам динен күтәрүдә бар күңелләрен биреп эшләүләрен, яшь буынны әхлаклы итеп тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш кертүләрен билгеләде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә районның мөслимәләр җитәкчесе Румия Шакирова да котлау сүзләрен әйтте. Ул чыгышында октябрь аенда мәчетләрдә дин дәресләре башланачагын хәбәр итте һәм теләге булучыларны әлеге укуларга чакырды.
Ә аннары иң кызыгы башланды! Республика күләмендә зур чаралар үткәрүче Рамил Шәрәфиев үз янына әле олыларны, әле балаларны чакырып, төрле уеннар уйнатты. Ул көнне Үзәк паркта балалар аеруча күп иде. Шулай булмый мөмкин дә түгел: чөнки күп чаралар нәкъ менә кечкенәләргә дип уйланылган иде бит. Берәүләр сәхнәне күзәтсә, икенчеләр батутта сикерде, ә кайберәүләр аркан тартышуда көчен сынады. Шул ук вакытта һәр катнашучы бүләксез калмады. Малай-кызлар бушлай баллы мамык, попкорн, сок белән сыйланды. Аннары һәркем өчен дә пылау да тәкъдим ителде.
Шулай да Корбан Гаете көне балалар өчен генә түгел, ул күбрәк гаилә бәйрәме буларак уйланылган иде. Биредә түбәтәйле ир-атлар да, мөселманча киенгән хатын-кызлар да күп иде. Матур итеп яулык бәйләп, калфак кигән ханым янына килгәч тә, ул үзен Яңа Чаллыдан Резидә Җиһаншина дип таныштырды. Ул гаиләдә дини бәйрәмнәрне олылап яшәүләрен, үзенең биш вакыт намазны калдырмавын сөйләде.
– Күңелдә хаҗга бару хыялы да яши. Бүгенге изге сәфәр бүләк итүне күздә тоткан уенда катнашам, бәхетемне сынап карыйм, – диде ул.
Чыннан да, бәйрәмдәге иң мөһим вакыйга ул – кече Хаҗга – Гомрәгә юллама уйнатылу иде. Ул, бар бәйгеләр тәмамланып, бүләкләр таратылып беткәннән соң, иң зур “күчтәнәч”тәй тәкъдим ителде. Һәм менә, ниһаять, исемнәр язылган йөзләгән кәгазь арасыннан берсе алынды. Алып баручы андагы исемне укыды: ул – Базарлы Матакта яшәүче Алзия Гадиева иде. Бәхетлене котлыйбыз. Хәерле сәфәр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев