Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында “Куркынычсыз тәгәрмәч-2025” район бәйгесе узды

Узган атнада “Куркынычсыз тәгәрмәч-2025” район бәйгесе узды.

Анда 18 команда составында 9-11 яшьләрдәге 72 мәктәп укучысы катнашты. 

Малай-кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипед белән куркынычсыз йөрү, иҗади бәйгедә көч сынашты. Сынаулар 5 этапта үтте: “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр,  “Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен белү”, “Велосипедны фигуралы йөртү”, “Автошәһәрчек”, “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” һәм иҗади бәйге –  “Без барыбыз да юл хәрәкәтенең куркынычсыз булуын телибез”. 

Бәйге комиссиясе карары нигезендә гомуми зачетта түбәндәге командалар җиңү яулады: 1 нче урын – Түбән Әлки мәктәбе, 2 нче урын – Юхмачы мәктәбе, 3 нче урын – Татар Борнае мәктәбе. 

Бар җиңүчеләргә һәм бәйгедә катнашучыларга дипломнар, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” бюджет оешмасыннан бүләкләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев