Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар утырышы узды

25 августта районның мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар утырышына җыелды.

Мөгаллимнәрнең эшлекле сөйләшү темасы: “Мәгариф һәм шәхес: заман таләпләре шартларында үсеш, үзүсеш технологияләре һәм  эчтәлеге” иде. 

Күптәнге гадәт буенча кинотеатр каршында мәктәп бакчаларында үстерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе оештырылды. Район башлыгы Александр Никошин көзге җимешләр тезелгән мул өстәлләрне карап, укучылар һәм укытучылар хезмәтенә зур бәя бирде. 

Мәдәният йорты фойесында мәгариф учреждениеләренең төп эш юнәлешләре буенча методик һәм иҗади мөгаллимнәр эшеннән күргәзмәләр оештырылган, һәр мәктәптән яңа экспозицияләр – флорариумнар тәкъдим ителгән иде. 

совещание

Педагогик конференция ул – бар укытучылар өчен дә мөһим вакыйга.

Август киңәшмәсе секция мәйданчыклары кысасында якынча 400 мәгариф хезмәткәре катнашты. Яңа уку елы алдыннан узган елга нәтиҗә ясалды, алдагысына беренчел юнәлешләр билгеләнде, бурычлар куелды. 

Конференциядә катнашучылар Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгатен карады. Ул мөгаллимнәргә зур тырышлык куюны сораган авыр хезмәтне башкарганнары өчен рәхмәтен җиткерде. “Бүген без суверен мәгариф системасын булдыру өстендә эшлибез. Бар мәктәпләр өчен дә яңартылган гомумбелем бирү программалары, бар фәннәр буенча да бертөрле дәреслекләр расланган. Бу белем бирүне бертөрле һәм сыйфатлы итәргә мөмкинлек бирә. Яңа дәреслекләргә алдагы 5 елда күчү каралган, – диде ул. – Без элеккеге сыйфатлы мәгарифкә таянырга тиеш. Яңа тарих буенча 10-11 сыйныфларга бертөрле дәүләт дәреслеге төзелгән. Билгеле, тәрбиягә өстенлекне бирергә кирәк. Укучыларга дөрес якын килә белеп, аларны кызыксындыру мөһим. Һәр дүшәмбе дәүләт әләме күтәрелеп, гимн яңгыраганнан соң, уку атнасы “Иң мөһиме турында сөйләшү”дән башлана. Яңа уку елында да әлеге проект дәвам итәчәк. Яңа уку елыннан һөнәри юнәлеш дәресен бер тәртиптә алып бару җайга салыначак. Әлеге дәресләр атна саен чәршәмбе көннәрендә 6-11 сыйныфларда үткәреләчәк. Куелган максат – мәгариф сыйфаты буенча беренче ун ил арасына керү. Бүгенге көндә без ул исемлектә бар. Россия мәгарифенең сыйфаты безнең укучыларның халыкара олимпиадаларда урыннар алуы белән раслана.  Аларның зур җиңүләре белән без горурланабыз”.

совещаниие

Август аендагы мөгаллимнәр киңәшмәсе ул – яңа уку елына әзерлек мөмкинлекләре турында фикер алышу да. Биредә мөгаллимнәрне борчыган сорауларны яңгыратырга, заман таләпләре куйган бурычларны чишкән вакытта алып барылган уртак эшчәнлектә туган авырлыклар турында сөйләшергә мөмкин. Сер түгел: бүгенге көндә яңа фикерләр, мәсьәлне гадәти булмаганча чишү таләп ителә. 

Мәгарифнең муниципаль системасындагы өстенлекләр турында аның җитәкчесе Сүрия  Вәлиева сөйләде. Ул төп максатның элеккегечә мәгариф сыйфатын күтәрү һәм сәләтләрне үстерүгә шартлар булдыру икәнлеген ассызыклады. Яңа уку елында район мәгариф системасы тармагында 59 мәгариф оешмасы эшен башлый. Шуларның 28 е – мәктәпкәчә, 11 е – урта белем бирә, 9 ы – төп, 11 е – башлангыч мәктәп, 1 өстәмә белем бирү оешмасы (балалар иҗат йорты). 

совещание

–     Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем биү оешмаларының 70 проценты (19) уңайлы биналарда урнашкан. Бу – безнең район өчен гаять зур күрсәткеч. 4 балалар бакчасының бинасы яңа, 15 сенә капиталь ремонт ясалган, – дип билгеләп үтте Сүрия Шаһитовна. – Федераль һәм төбәк программалар нигезендә гомумбелем бирү мәктәпләренең матди-техник базасы яхшыра. Бүген, тулысынча төзекләндерелгәннән соң, районның иң зур Базарлы Матак мәктәбен танырлык түгел. Быел тагын бер яңа, уңай, заманча объект – Түбән Колчуринодагы балалар бакчасы белән бергә салынган башлангыч мәктәп ишекләрен ачачак. Аның турында авылның олысы-кечесе күптән хыялланып көткән иде инде. Тулысынча төзекләндерелгәннән соң, Чуаш Кичүе һәм Юхмачы мәктәпләренең ашханәләре яңартылды. Ике “Үсеш ноктасы”ында – Сиктермәдәге һәм Иске Матак мәктәпләрендәге табигый-фәнни юнәлештәге үзәкләрдә ремонт төгәлләнеп килә. 

Мәгариф сыйфаты дәрәҗәсен  билгеләүче төп чара булып элеккегечә чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе кала. 

совещание

Чуаш Борнае, Сиктермә һәм Татар Борнае авылларындагы өч мәктәптә авыл хуҗалыгы сыйныфлары эшләде. Әлеге классларда биология, технология, география кебек фәннәрдә дәрестән тыш чара кысасында авыл хуҗалыгы тармагындагы соралган һөнәрләр юнәлешендә эш алып барылды, агротехнологик проектлар тормышка ашырылды. Әлеге мәктәпләр “Хузангай” җәмгыяте белән бергә эшне алып бара. Яңа уку елында да бу алым кулланылачак. 

Районда туган телләрне саклау һәм үстерү өчен күп нәрсә эшләнелә. Билгеле бер телдә укытуга килгәндә, 2 рус-татар, 7 татар, 11 рус гомумбелем бирү учреждениеләре эшли. Район укучылары ел саен республика олимпиадаларында призлы урыннар ала (2020-2021 уку елында – 6 укучы, 2021-2022 уку елында – 7, 2022-2023 уку елында – 6). 
Түбән Әлки һәм Әхмәт мәктәпләре, Түбән Әлки һәм Борискино балалар бакчалары республикада яшәүче халыкларның телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру буенча республика бәйгесендә җиңү яуладылар. Базарлы Матакның “Салават күпере” балалар бакчасы  “Билингваль балалар бакчасы” республика бәйгесе җиңүчесе булды.

совещание

Мөгаллимнәр ирешкән уңышлар мәгариф оешмаларының гына түгел, ә тулаем районның да абруен күтәрә. 
Укытучы Марс Нотфуллин “ХХI гасыр кулибиннары” республика олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерларын әзерләде. Шуны әйтергә кирәк: Югары Әлморзаның 15 укучысы төрле фәннәрдән муниципаль этапта үткән олимпиадаларда җиңү яулады. 
2023 елда Базарлы Матак гимназиясенең физкультура укытучысы   Денис Ирдинкин “Ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында “Спорт киләчәге” номинациясендә җиңү яулады. Ул – мәктәпнең спорт клублары җитәкчеләре арасында үткән республика бәйгесе  җиңүчесе дә. Юхмачы мәктәбе китапханәчесе Резидә Гайфуллина “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе” республика бәйгесенең “Китапханәне үзем сайладым” номинациясендә беренче булды. Чуаш Борнае мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зоя Мурзакова “Укытучының әхлаки батырлыгы өчен” бәйгесенең төбәк этабында лауреат исемен алды. Максим Муштаков өстәмә белем бирү өлкәсендәге  педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы ачыклауга юнәлтелгән  “Йөрәгемне балаларга бирәм” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында финалистлар исәбенә керде.

Районның  4 белем бирү учреждениеләрендә (Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак, Түбән Әлки һәм Юхмачы мәктәпләре) тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе вазифасы кертелә.

Сүрия Шаһитовна районның мәгариф оешмалары эшчәнлеге турында тулы итеп сөйләде һәм: “Бүген без иртәгәге тормышка нигез салабыз. Без үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәйле борчуларны бергә киләчәктәге шәхестә мөһим кешелеклелек сыйфатларын булдыру юлы белән хәл итәргә тиеш. Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларының алда нинди уңышларга ирешүе бар структураларның да үзара нәтиҗәле йогынты ясап эшләвенә бәйле”, – диде. 

Киңәшмәдә шулай ук Яңа Салман мәктәбе директоры Альберт Мәхмүтов, Түбән Әлки мәктәбе директоры Венера Гайнетдинова, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлфия Шаһалиев, “Алдынгылар хәрәкәте” яшьләр һәм балалар оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Анна Вассунова да чыгыш ясады. 

Мәгариф өлкәсенең дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мөхәррәмова сүзләренә караганда, яңа уку елы яңалыктан, яңа белем бирү стандартлары кертелүдән башлана.  Югары уку йортының соңгы курсларында укучы студентлар педагогик эшчәнлеккә тартылырга мөмкин. Укытучыларны документлар тутырудагы йөкләмәне киметү буенча эш бара. 

Район башлыгы Александр Никошин киңәшмә эшенә йомгак ясап, районның мәгариф өлкәсендә белгечләр белән тулыландыру мәсьәләсенең борчу уятуын әйтте. Бүгенге көндә мәктәпләрдә укытучылар җитә, әмма бу мәсьәлә эшләүче пенсионерлар хисабына хәл ителә. “Без мәгариф тармагында алып барылган үзгәрешләрнең шаһитлары һәм үзебез дә шунда катнашабыз. Аның максаты исә – балаларның бар мөмкинлекләрен тулысынча ачу һәм аларның заманча, сыйфатлы белем алуларына ирешү, – диде ул. Билгеле, моның өчен мәгариф оешмаларының матди-техник базасын ныгытып кына калмыйча, ә яңа мәгълүмати мохиттә эшләү өчен укытучыларның һөнәри әзерлеген күтәрү дә зарур. Мәгариф оешмаларына яшь белгечләрне тарту өстендә дә тырышып эшләргә кирәк”. 
Бүген районда яхшы эш  алып бару, актив ял итү өчен уңайлы шартлар тудырыла. “Алинә” спорт залы, “Ләйсән” йөзү бассейны бар, спорт парклары, скверлар төзелә.  

Александр Федорович сүзләренә караганда, балаларның сыйфатлы белем алулары һәм йомгаклау аттестация имтиханнарын уңышлы тапшырулары, югары уку йортына укырга кергәндә шәһәр балаларыннан калышмаулары бик мөһим.  
44 чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортына укырга кергән, шуларның 8 е максатчан юллама буенча белем ала. 18 укучы республиканың урта-һөнәри уку йортларында  укыячак. 9 сыйныфны тәмамлаган 198 укучының бары тик 41 генә Әлки авыл хуҗалыгы көллияте филиалын сайлаган. 64 малай һәм кыз 10 нчы сыйныфта укуларын дәвам итәчәк, ә 90 яшүсмер белем алуны урта һөнәри уку йортларында дәвам итәчәк. 

1 сентябрьдән мәгариф программаларында төп басым ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә биреләчәк. Укучыларда Россия, аның тарихи әһәмияте, территориаль тулылыгы турында белемнәр булдыру максаты куела. Шул уңайдан ватанпәрвәрлек, рухи юнәлештәге дәресләр үткәрү күз уңында тотыла. Бу безнең сугышчылар үзләренең хәрби бурычларын үтәгән, махсус хәрби операция алып барылган вакытта аеруча мөһим. 

Районыбыздан хәрби хезмәткә 79 ир-егет мобилизацияләнгән, 26 солдат хәрби бурычын килешү буенча үтә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Хәрбиләрнең ул-кызлары балалар бакчасына бушлай йөри, мәгариф оешмаларында алар бушлай туклана. Район башлыгы әлеге гаиләләрне борчулары белән ялгыз калдырырга ярамавы, мөмкин кадәр тизрәк ярдәм күрсәтеп, килеп туган сорауларын вакытында хәл итәргә кирәклеген ассызыклады. Аларны районның мәктәп, җәмгыять, мәгариф, спорт тормышына катнаштырырга кирәклеген әйтте. Александр Федорович хәрби операция зонасындагы безнең хәрбиләргә, Донецк, Луганск республикаларындагы халыкка гуманитар ярдәм җыюда катнашкан әлкилеләргә рәхмәтен белдерде. 
“Алдынгылар хәрәкәте” дә елдан-ел үсеш ала. Ул – һәр бала да күңеленә хуш килгән шөгыль, ышанычлы дуслар, фикердәшләр табу мөмкинлеге биргән зур бер дөнья.

Район башлыгы мөгаллимнәргә фидакарь хезмәт итүләрен тагын бер тапкыр билгеләп, аларга уңышлар теләде.  Йомгаклау өлешендә мәгариф тармагындагы иң яхшы хезмәткәрләр тантаналы төстә бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев