Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дәвам итә.

17 августта районда яшәүче күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга портфельләр тапшырылды. Шулай ук махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән солдатларның балалары  да игътибарсыз калмады. Районның тагын 69 баласына мәктәп кирәк-яраклары җыелмалары тутырылган янчыклар бирелде. 204 гуманитар ярдәм портфеле Донецк Республикасы балаларына җибәрелде.
Акцияне уздырырга район оешмалары, учреждениеләре коллективлары һәм эшмәкәрләре ярдәм итте.

 

Район башлыгы Александр Никошин укучыларга мондый матур портфельләрдә «бишле» билгеләренә генә укуларын теләде.
Чара кызыклы концерт номерлары белән үрелеп барды. Залда утыручы малайлар һәм кызлар әкияттәге персонажлар белән шатланып очраштылар һәм рәхәтләнеп аралаштылар.  Бәйрәм кәефе балаларның әти-әниләренең каефендә дә чагыла иде. Алар рәхмәтләрен белдерделәр, ә балалар яхшы укырга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев