Әлки районында “Минем әти – Герой” сәнгать фестивале узды
Әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның малай-кызлары бүген Балалар иҗат йортына чакырылды.
Анда “Минем әти – Герой” сәнгать фестивале башланып китү уңаеннан рәсем ясау буенча мастер-класс оештырылды. Учреждение рәссамнары балаларны фотодагы сурәтне ничек итеп кәгазь битенә төшереп булуын өйрәтте. Балалар әлеге алымнарны кулланып, әтиләренең рәсемен ясады. Укучылар янында район башлыгы Александр Никошин да булып, әлеге чараның әһәмиятен билгеләде. “Күрешкәч, үз кулларыгыз белән ясаган рәсемне якын кешеләрегезгә бүләк итәргә булсын”, – дип, теләген дә җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев