Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мобиль поликлиника эшли

Районда ерак торак пунктларда яшәүчеләрне сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк мобиль поликлиника эшли башлады.


Мобиль поликлиника барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм дарулар белән җиһазландырылган, бу киң кырлы медицина хезмәтләре күрсәтергә мөмкинлек бирә, шул исәптән табиблар консультацияләре, төрле авыруларны диагностикалау һәм дәвалау. Кечкенә, ләкин бик уңайлы комплекста авыруларны профессиональ тикшерү өчен мөһим булган бөтен нәрсә бар.

поликлиника

«Безнең төп максатларның берсе – ерак районнарда яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген булдыру. Мобиль поликлиника даими рәвештә кешеләрнең медицина хезмәтләрен алу мөмкинлеге чикләнгән торак пунктларга йөри, – дип сөйли клиниканың баш табибы Илфак Ярмиев. – Бу җирле халыкның сәламәтлеген яхшыртырга һәм медицина ярдәменең     эффектлыгын арттырырга ярдәм итә». 

Мобиль поликлиника «КамАЗ» автомобиле базасында төзелгән, анда Республика клиник хастаханәсе табиблары кабул итә торган берничә кабинет бар: эндокринолог, невролог, кардиолог, ревматолог, офтальмолог, гинеколог. Шулай ук УЗИ-диагностика кабинетлары һәм лаборатория тикшеренүләре каралган. Шул ук вакытта, баш табиб сүзләренчә, кирәк булганда теләсә кайсы профильдәге табиблар китерелә ала.

поликлиника

Безнең районда клиника табиблары 8 августта эшли башлады. Кабул итүнең беренче торак пункты Юхмачи авылы булды, аннан соң график буенча Чуаш Кичүе һәм Салман авыллары.

 “Автоклиника килгәнче пациентларны район үзәк хастаханәсе белгечләре әзерли, – дип сөйли табиб Җәүдәт Садриев. – Нигездә бу диспансер исәбендә торучы затлар.  Авырулар кирәкле анализлар тапшыралар. Табиблар килгәнче, без аларга шалтыратабыз, кабул итү вакытын билгелибез. Моннан тыш,  Республика клиник хастаханәсе табиблары кабул итүне оештыруда  участок хастаха-нәләренең һәм фельдшерлык акушерлык пунктларының медицина персоналы зур ярдәм күрсәтә. Һәркем кирәкле белгечкә эләгә алсын өчен,  чиратлар булмасын өчен  алар халыкка  киңәш бирәләр”. 

“Безнең авыл җирлегендә беренчел ярдәм күрсәтүче фельдшерлык пункты гына бар, – дип сөйли Түбән Әлморза авылында яшәүче Равил Гайнуллин. – Башка белгеч кабул итсен өчен миңа я үзәк хастаханәгә, я Казанга барырга кирәк. Еш кына бу проблема. Авыл халкын яшәү урыны буенча кабул итүне оештыру бик уңайлы чара.  Мобиль поликлиникага мин икенче тапкыр киләм. Миңа бик ошый, чиратлар юк, табиблар квалификацияле. Рәхмәт». 

поликлиника

Түбән Кәчи авылыннын Надежда Анатольевна күчмә клиникада беренче тапкыр кабул итүдә. Ул күз табибына язылган, мондый тикшеренүләр бик уңайлы дип билгели.

Түбән Әлморзадан Талия Сәлихҗан кызы ревматологка килгән. Ул беренче тапкыр мобиль поликлиникада булуын әйтте. Мондый кабул итүне оештыруга һәм квалификацияле белгеч кабул итүенә бик гаҗәпләнә һәм шатлана. Бигрәк уңайлы шартлар тудырылган дип уртаклаша.

Илфак Илдус улы сүзләренчә, һәр табиб көненә 20 кешене кабул итә. Табиблар соңгы пациентка кадәр эшлиләр. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләрне кабул итү гамәлгә ашырылган инде. “Мобиль поликлиника эшен тәмамлагач, күп кенә тикшерелгәннәргә  тәкъдимнәр, юнәлешләр бирелә, – ди ул. – Әгәр дә без пациентның ниндидер кискен авыруын яки кискен халәтен ачыклыйбыз икән, аны хастаханәгә салалар. Мобиль поликлиника – табибларның авылларга формаль баруы гына түгел, ә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтүе. Бигрәк тә күчмә поликлиника заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, бу югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев