Әлки районында мөгезле эре терлек өчен кышка азык әзерләү тулы куәткә дәвам итә
Әлки районы – республикада иң күп мөгезле эре терлек асраучылар исемлегендә. Зур-зур комплексларга берничәшәр мең баш савым сыерлары, симертүдәге үгезләр тупланган. Андый зур мәйданчыкларда малларны көтүлекләрдә йөртү дигән нәрсәләр юк. Азык бары тик, хәзерләнеп, рацион буенча баетылып кына ашатыла.
Үзәк Әлки территориаль идарәсенә ике комплекс карый. Алар бу көннәрдә Карга сөтчелек фермасына һәм Чаллы комплексы маллары өчен сенаж салу белән бик җитди шөгыльләнәләр.
Без, райондагы иң эре – Карга сөтчелек комплексы азык утарында булып, биредәге эш барышы белән танышып кайттык.
Алдагы елларда азык утарына керә торган яшел масса турындагы барлык белешмә аның хисап пунктында була иде. Азык хәзерләү комбайннары, ташучы машина, тракторлары турында биредә эшләүче ханымнар әйбәтләп сөйләп бирә иделәр.
Быел биредә безне яшь белгеч – Инсаф Яруллин каршылады. Аның кул астында безгә кирәкле булган бөтен мәгълүматлар да бар. Тик егетебездән берәр кирәкле сан соравыбыз була – аның янәшәсендәге үлчәүгә икешәр арба таккан КамАЗ килеп керә.
Аларын үлчәп, озатып, журналларына теркәргә өлгерми – икенче шундый транспорт кайтып төшә. Унлап шундый машинаны озаткач, азык утарына кереп, механизаторлар, шоферларның үзләре белән сөйләшергә булдык.
Ә монда эш умарта оясындагы кебек кайнап тора. Егетләр, кырдан кайткан яшел массаны бушатуда тоткарлык булмасын өчен, янәшәдә яңа баз ачып, шунда сенаж өчен масса сала башлаганнар.
Сенаж азыгын салу ул, тыштан караганда, бик гади тоела, үзе исә – үтә катлаулы хезмәт. Сенаж бит ул – сыерлар сөтне мулдан бирсен өчен, витаминнарга, аксымга һәм тагын маллар организмы өчен кирәк булган файдалы элементларга бай булырга тиешле төп азык.
Берничә ел элек районга фән белгечләре килеп, сенаж, силос салу үзенчәлекләре турында көне буе семинар, укулар оештырганнар иде. Сенажга салынасы масса тиешле корылыкта, күпьеллык үлән өлгереп җиткәч чабылган булуы өстенә билгеле бер зурлыкта ваклатылырга да тиеш. Бик яхшы итеп тыгызлап саклауга куеп, консервация ясауны әйткән дә юк.
Үзәк Әлки идарәсе җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин – бу мәсьәләдә азау тешен чыгарган белгеч. Аңа, биредәге хезмәтенә күчкәнче дә, шундый зур комплексларны азык белән тәэмин итеп торырга туры килгән иде.
Без аның белән берничә көн алдан сенаж массасы өчен теземнәргә салынган кырларда булдык. Комбайннар артыннан сикереп чыга алмаслык биек печән теземнәре калып бара. Искәндәр Әхәтович, бер зур уч күпьеллык үлән массасын кулына алып:
–Бу теземнең өстен генә кояш бераз саргайта, калган өлеше, үз ышыгында кипшенеп, витаминнарын саклап, сенаж базына озатылачак, – ди, ә үзенең йөзендә үләннәрнең куе һәм биек булып үсүенә сөенеч балкый. Менә шул кырлардан Карга сөтчелек комплексына яшел масса агыла да инде бүген.
Базга кайткан массаны тигез итеп җәеп тору һәм аны, К-701 тракторына махсус агрегат тагып, көн әйләнәсе шуның белән тыгызлаучы егетләргә, эшләреннән бүленеп, туктап алырга үтенеп, ишарәләр ясадым. Бу Олег Поварницын һәм Игорь Озеров булдылар.
–Без берничә елдан бирле Сахаровка авылыннан килеп эшлибез. Монда рәсми теркәлмәсәк тә, әлкилеләргә саныйбыз үзебезне, – диләр егетләр, яхшы кәефләрен белдереп.
–К-701 тракторларыгызда бик эссе түгелме, көне дә кыздыра?– дим үзләренә.
–Басып торсак – кызу. Ә болай масса кайтканда, кая туктап тору, хәрәкәтләнгән саен, ачык тәрәзәләр җилләтә безне, – дип елмая алар. –Берәр сәгатьтән бу базны тутырабыз. Баз тиз тулса, арулар да басыла, эшләргә дә кызыграк кебек, –диешеп, дәү- дәү тракторларына ашыктылар.
Янәшә базга да сенаж өчен масса байтак кайтып тора. Монысында азыкны Илдар Кәримов үзенең чит илдә эшләнгән тракторы белән таратып өлгерә.
Эш бер минутка да туктамый. Яңгырлы көннәр болай да беренче теземнәрне вакытында алырга ирек бирмәде. Инде көннәр җайлангач, рәхәтләнеп эшләргә телиләр егетләр.
Әнә яннарына бензовозы белән Владимир Табунов килеп басты.
–Ягулык бетеп туктаулар булмас. Хәзер генә кырда эшләүче комбайннарны тәэмин итеп килдем, инде менә боларына салып чыгам. Көн саен ике тапкыр йөреп, ягулыкны өлгертеп торам, – ди үз эшенә үтә җаваплы караучы тәҗрибәле шофер.
Монда хезмәт куючылар, эшне генә түгел, исемнәрен дә кыска тоталар: барысын да фамилияләре белән генә атап йөртәләр.
–Кырда теземнәрне азык хәзерләү комбайнында кемнәр ваклата?– дигәч, миңа бертавыштан диярлек:
–Мясников, Ниязов, Сәгъдәтшин, Солтанов, Худайкулов! Исемнәрен сорамагыз, алар – килеп эшләүчеләр, безгә үзләрен шулай атап йөртергә куштылар, – диделәр.
–Басуда, азык комбайннарында оста хезмәт куючы ул егетләр дә сезнең кебек күтәренке кәефләрдә эшләсеннәр, иң мөһиме – ватылмасыннар, – дип азык утарындагы уңганнар белән аерылыштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев