Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өч округта өстәмә сайлаулар үтте

Түбән Әлки авыл җирлегендә ил буенча үткән бердәм тавыш бирү көнендә, 4 һәм 6 округларда җирле депутатларга өстәмә сайлаулар үтте.

 Без сайлау участогында булып, тавыш бирү барышы белән танышып кайттык.
Биредә 18 ел дәвамында инде участок сайлау комиссиясе рәисе вазыйфаларын Рамилә Гайнетдинова алып бара.
– Ике округтан барысы сайлаучылар исемлегенә 195 кеше кертелгән иде. Көн уртасына инде шуларның 62  проценты тавыш бирде. Халык бик актив килә,–ди тәҗрибәле рәис.
Быел сайлауларга яңа тәртип тә кертелгән. Сәгать иртәнге 7 тулгач Россия һәм Татарстан гимннары яңгыратылган. Аннан инде беренче тавыш бирүчеләргә кулларына депутатлыкка кандидатларның исемнәре ике телдә язылган бюллетеньннар бирелгән.
Түбән Әлкидә һәр сайлау вакытында беренче булып тавыш бирергә Рамил Хәйдәров килә икән. Ул кулына бюллетеньне алгач “Үзебезнең авылдан, белгән кешене депутат итеп сайлыйбыз, халык мәнфәгатьләрен яклап эшләсен иде”– дип әйткән.
Түбән Әлкидә яшәүче Рифкать Билалов һәм Гөлсинә Закирова икесе дә зур күпчелек тавыш җыеп үз округларында җирле советка депутат итеп сайландылар.
11 сентябрьдә Иске Кората авыл җирлегендә дә сайлау үтте. Биредә 5 нче округта депутат өчен өстәмә сайлаулар булды. Сайлау комиссиясе рәисе Наталья Кузнецова, сәркәтибе Любовь Хәбирова һәм әгъза  Наталья Миндрюкова белән беренче нәтиҗәләрне ясыйлар.
Округта сайлаучылар исемлегенә 59 кеше кертелгән иде. 14 сәгатькә 41 кеше тавыш бирергә өлгергән.
Халык сайлауга кемнәр өчен тавыш бирәселәрен белеп килгәннәр. депутатлыкка кандидатлар биографияләре белән йорттан-йортка йөреп активистлар таныштырганнар.
Беренче булып участокка төзүчеләр Евгений Садиванкин, Константин Скрипачев килгәннәр. Алар “Хузангай” җәмгыятендә хезмәт куючы депутатлыкка кандидат Николай Муллинны әйбәт беләбез, аңа зур ышанычлар баглыйбыз, дигән теләктә тавыш биргәннәр. Сайлауда Николай Муллин 91, 67 процент тавыш җыйган.
Җирле советларга депутатлар сайлау округларда тыныч үткән, дәгъва белдерүчеләр булмаган. Коронавирус инфекциясе таралудан сакланып барлык чараларны да кулланганнар, сайлаучыларга битлек һәм авторучка тәкъдим иткәннәр, температуралары тикшерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев