Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районында өлешчә мобилизация кысасында хәрби бурычны үтәргә чакырылган 30 ир-егет озатылды

23 октябрьдә өлешчә мобилизация кысасында хәрби бурычны үтәргә чакырылган ир-егетләр озатылды.

  Алар белән саубуллашырга я к ы н н а р ы , д у с л а р ы , хезмәттәшләре, авылдашлар, район администрациясе вәкилләре, дин әһелләре, хәрби хәрәкәт ветераннары килгән иде. Ял көне булуга карамастан, иртәнге сәгать 8дә үк м ә д ә н и я т й о р т ы мәйданчыгында кеше күп иде. Зур спорт букчалары һәм рюкзаклар күтәргән берничә дистә ир-ат мәдәният йортына узды. Чакыру кәгазе белән к и л ү ч е л ә р н е ш у н д а теркәделәр. Илебез куйган бурычны үтәргә алынучыларның гаиләләре исә, үзара ара-тирә сөйләшкәләп алып, якыннарын урамда көтеп торды. Теркәгәннән соң ирегетләребезгә кайнар ризык тәкъдим ителде. Аларга аш, икенче ризык, татлы ашамлык һәм бәлеш белән чәй бирелде. Концертлар залында кино күрсәтелде. Районның м ә д ә н и я т й о р т ы хезмәткәрләре, “Әфганнан Чичнәгә кадәр” ансамбле чыгыш ясады. Илебезне без булмасак, кем яклар? Өлешчә мобилизация кысасында чакырылучылар үзләрен рухи яктан нык тоттылар, илебез алдында куелган бурычны үтәргә әзер булуларын әйттеләр. Дмитрий (исеме үзгәртелде) хәрби комиссариаттан чакыру кәгазен 22 октябрьдә ала. “Барырга кирәк!” – дип уйлый ул шунда ук. – Хәрби хезмәтне үткән идем, шуңа да чакыру кәгазе килүен көттем, күңелем белән моңа әзер идем. Иртә белән җыенып килеп җиттем. Биредә – якыннарым һәм дусларым. Башкаларга да әлеге хәлне ирләргә хас ныклык белән кабул итәргә һәм яхшыга өметләнергә киңәш итәм. Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Захар (исеме үзгәртелде) да чакыру кәгазен моннан алдагы көндә алда. Кирәкяракны җыеп, ул да иртә белән район үзәгенә килә. – Бурычны үтәп, кире әйләнеп кайтырга язсын. Барысы да яхшы булсын. Минем кайнар нокталарда булганым б а р , ә м м а с у г ы ш хәрәкәтләрендә катнашканым юк иде. Һәркем илебез өчен хәрби бурычын үтәргә тиеш, дип саныйм. Илне барыбыз да якларга тиешбез! Өйгә җиңү белән кайтырбыз! Ир-егетләрне озатыр алдыннан мобилизацияләнүчеләргә район башлыгы Александр Никошин мөрәҗәгать итте: – Хөрмәтле Әлки районы халкы, хөрмәтле ирегетләребез! Бүген сез илебезне якларга китәсез. Якташыбыз арасында Россия Герое барлыгын беләсез һәм аның белән бөтен ил горурлана. Куелган бурычны намус белән үтәрсез дип өметләнәм. Безгә, гаиләләрегезгә, балаларыгызга сезнең исән-сау әйләнеп кайтуыгыз кирәк. Хәерле юк, ир-егетләр. Ул шулай ук район исеменнән төймәле телефон, медицина аптечкасы, термос, “Ярдәм янәшә”дә катнашучылар бәйләгән җылы оекбашлар һәм хәрби бурычны үтәгәндә кирәкле башка әйберләр салынган пакетлар тапшырды. Ә л к и һ ә м С п а с районнарының хәрби комис- сары Виктор Лаврентьев, мөхтәсиб Ирек Сәлахиев, протоиерей Адрей Зиньков та хәер-фатихаларын биреп, и з г е т е л ә к л ә р е н җиткерделәр. Ватаннарын сакларга юлланган каһарманнарга хәрби хәрәкәтләр ветераннары и с е м е н н ә н Р ө с т ә м Шәйхетдинов та теләкләрен ирештерде. Гаиләләре, туганнары һәм дуслары белән саубуллашканнан соң, ир-егетләр Казанның җыелу пунктына озатылды. Б е з б а р ы б ы з д а якташларыбызның өйләренә – якыннары һәм туганнары янына исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев