Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Өлкәннәр көне ярминкә белән башланды

Көзнең сөйкемле бәйрәменә әйләнгән Өлкәннәр көне быел районыбызда аеруча җаваплы, эчтәлекле үтә.

  Бәйрәм чаралары ун көнгә сузылса да, 1 октябрьдән үк редакциягә күңелле хәбәрләр килә башлады.

1 Октябрь – Өлкәннәр көнендә Базарлы Матак үзәгендә иртәдән бәйрәм рухы башланды. Биредә көзге ярминкә җәелдерелгән иде.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Кинотеатр каршында район сәнгать осталарының күңелле концерты башланды. Янәшәдә исә мәктәп яны участогында үстерелгән көзге муллык белән белем бирү учреждениеләре сату иттеләр.

Әхмәт мәктәбе укытучылары Әлфия Саттарова һәм Рамилә Җиһаншина өстәлгә тезеп куйган яшелчәләрне күз алдыбызда диярлек алып бетерә яздылар.

–Без мәктәп участогында яшелчә, җиләк-җимешне күп итеп үстерәбез. Инде бу юнәлештә остарып та барабыз – уңышларыбыз һәр елны мул була. Аш чөгендере, кишер, кәбестә, суганны күп итеп авылда яшәүче өлкәннәргә дә саттык. Менә монда – ярминкәдә дә яратып алалар,–ди Әлфия Рафик кызы.

Иске Чаллы, Түбән Әлки мәктәпләре сәүдә рәтләрен узып, чәчәкләр үсентеләре белән сәүдә итүче Ольга Кудряшова янына килеп чыктык.

–Иске Кората авыл җирлеге исеменнән килдем, чәчәкләр белән үземне белгәннән бирле шөгыльләнәм. Бу минем яраткан хоббием. Биредә 30 лап төр күпьеллык чәчәк бар. Халык мята үләнен бик яратып алды бүген. Мин үзмәшгуль буларак шөгыльләнәм. Сатып алучыларга чәчәкләрне үстерү серләрен сөйлим. Тормышыбызны чәчәкләр күбрәк бизәсен иде,–ди Ольга Кудряшова.

Яңа суйган терлек ите, кош-корт түшкәләре сатучылар янында да җанлылык. Монда  итнең җаның ниндиен тели – шунысы бар.

Балалар иҗаты йорты каршында печән, бөртек белән сату итүчеләр баскан. Печәнне “Востокзернопродукт”тан ике машина төяп килгәннәр. Зур төргәктәге печәнне 2 мең сумнан саталар. “Кызыксынучылар күп, сатылыр”, диләр алар.

“Хузангай” җәмгыяте бу юлы сатуга бер “КамАЗ” әрҗәсе тутырып борчак көрпәсе алып килгән. Бер капчыгы 400 сум. Җәмгыятьтә эшләүче Василий Амуков әрҗәдән көрпә капчыкларын төшереп кенә тора. “Бик сыйфатлы, туклыклы көрпә”,– дип аны шунда ук алып та китәләр.

Базарлы Матакта яшәүче хезмәт ветераны Луиза Сафиуллина тавыкларына бодай алып тора иде.

–Өлкәннәр көне булгангадыр бәясен дә бик кулай куйганнар – бодайның килосы 10 сум гына,–ди гомере буе сәламәтлек саклау учреждениесендә хезмәт куйган Луиза Сафиуллина.

Чуаш Борнае авылы җирлегендәге фермерлар арпа, солы, бодай белән сату иттеләр. Алар транспорты булмаганнарга бөртекне өйләренә чаклы илтеп тә бирәләр.

Чуаш Кичүе урманчылыгыннан ярган, кискән утын төяп килгәннәр. Алар янында да кызыксынучы кешеләр күренә. Димәк, сатып алучысы да табылыр.

Яңа тотылган балык белән Түбән Әлкидән Руслан Шәвәлиев сату итте. Михаил Абрамов (Базарлы Матак), Илгизәр Гатауллин (Апак) төрледән-төрле яңа суыртылган балларын тәкъдим иттеләр. Җәмгыять туклануы предприятиеләре ярминкә кунакларын кайнар коймак, чәй, шашлык, башка тәм-томнар белән сыйладылар.

Яңгырлы көннәрдән соң һава торышы да аязып китте. Шуңа ярминкәдә халык күп булды. Авыллардан килүчеләр дә шактый иде.

Район башлыгы Александр Никошин ярминкә белән танышып чыккач, “Бөртек, терлек азыгы белән районның башка авылларында да сатулар оештырылыр”,–диде. Димәк күпләр кышкыга запас туплый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев