Әлки районында өлкәннәр спартакиадасы узды
Бүген, 29 апрельдә, “Алинә” универсаль спорт залында өлкәннәр спартакиадасы узды. Анда районыбызның 80ләп пенсионеры катнашты.
Ярыш тантаналы ачылыш белән башланып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Голубева, район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин, лаеклы ялда да спорт белән яшәүнең мөһимлеген билгеләп, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде. Әлеге чараны оештыручыларның берсе – пенсионерлар берлегенең район бүлеге рәисе Әнәс Вәлиев бәйге уеннары һәм аларны үтәү тәртибе белән таныштырды.
Спорт яратучы өлкәннәр йөзү, дартс, эстафета уены, җиңел атлетика – бер чакрымга йөгерүдә, өстәл теннисы буенча үзләрен сынады. Җиңүчеләргә грамота, истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм чарада катнашучылар чәй табынына чакырылды.
Йөзү буенча җиңүчеләр:
Ира-атлар арасында:
1 нче урын – Әсхәт Гарифуллин (Базарлы Матак), 2 нче урын – Харис Хисмәтов (Карга авылы), 3 нче урын – Рамил Садыйков (Карга авылы).
Хатын-кызлар арасында:
1нче урын – Ләлә Билалова (Базарлы Матак), 2 нче урын – Миңсылу Гайнетдинова (Базарлы Матак), 3 нче урыннар – Рамилә Вәлиева (Салман авылы), Фирдәүс Микка (Түбән Биктимер авылы).
Дартс буенча җиңүчеләр:
Ир-атлар арасында: 1 нче урын – Наил Кәлимуллин, 2 нче урын, Рәис Сафиуллин, 3 нче урын – Вайыс Даутов.
Хатын-кызлар арасында: 1 нче урын – Валентина Белова, 2 нче урын – Ләлә Билалова, 3 нче урын – Рәмзия Галәветдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев