Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында өстәмә сайлаулар үтте

Районда 8 сайлау участогында муниципаль берәмлекләр органнарына депутаталар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте.

10 сентябрьдә Бердәм сайлаулар көнендә Карга, Түбән Әлки, Салман, Иске Матак, Иске Салман, Иске Кората, Чуаш Кичүе, Чиябаш авыл җирлекләрендә узган участок сайлау комиссияләрендә сайлаучылар исемлегенә барлыгы 526 кеше кертелгән иде. Тавыш бирүдә аларның 86,1 проценты катнашты.

Район сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов әйтүенә караганда авылларда тавыш бирүләр тыныч үткән, аларга ризасызлык белдергән бер генә мөрәҗәгать тә кермәгән.

Район эчке эшләр бүлекчесе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин да  шуны исбатлап “бездән һәр сайлау участогында 3 әр хезмәткәр көн дәвамында кизү торды, урыннарда тәртип, хокук бозу очракларга теркәлмәде” диде. Район башлыгы Александр Никошин сайлауларны уздыруда катнашкан кешеләргә үз рәхмәтен җиткерде.

Нәтиҗәдә өстәмә сайлауларда күпчелек тавыш җыеп җирле советларга депутат булып Гыйнанова  Рәйнә Ибраһим кызы (Карга авыл җирлеге, 3 нче округ), Садриева Гөлия Ринат кызы  (Түбән Әлки, 3 нче округ), Юсупов Илнур Вәли улы (Салман, 1 нче округ), Матюшкина Олеся Викторовна, (Иске Матак, 9 нче округ),  Галиева Әлфинур Минхафиз кызы (Иске Салман, 4 нче округ), Новикова Анна Викторовна  (Иске Кората, 2 нче округ), Шиһапов Рәис Баһман улы (Чуваш Кичуе, 9 нче округ), Хәйруллин Тәлгәт Рәшит улы (Чиябаш, 1 нче округ) сайландылар.
Яңа сайланган депутатларга уңышлар телик!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев