Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында почта бүлеге җитәкчеләре Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр

20 гыйнварның “Эшлекле дүшәмбе” утырышында Базарлы Матак почта бүлеге җитәкчесе Ирина Нуретдинова, Юхмачы авылы почта бүлеге җитәкчесе Наталья Колоколовалар район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.


Ирина Валентиновна җитәкләгән зур бүлектә 6 хат ташучы эшли. “Үзләренә йөкләнгән хезмәтне Фәния Шарапова, Гөлкәй Миндубаевалар аеруча зур активлык һәм намус белән башкаралар. Тагын 2 хат ташучы җитмәве кыенлыклар тудыра”,– ди 16 ел үз хезмәтенә тугры җитәкче. Барлыгы 1280 данә район газетасына язылуларын да әйтеп үтте ул. 

Ә Наталья Викторовна почта бүлеген инде 35 ел җитәкли. Эшнең тәртибен яхшы аңлаган хәлдә, үз алдына куйган бурычларны һәрвакыт җиренә җиткереп башкара ул. Аны авылдашлары, кул астындагы хезмәткәрләр дә хөрмәт итә. Бердәм тырышып эшләү нәтиҗәсендә зур уңышларга да ирешәләр. 2025 елга Юхмачы авыл җирлеге буенча “Әлки хәбәрләре”нә 83 кеше язылса, газетаның рус телендәге тәрҗемәсен 189 гаилә алдыра икән. Моннан тыш биредә  “Ватаным Татарстан” газетасына да теләп язылалар.
Әлеге тырыш хезмәткәрләрне уңышлары белән котлыйбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев