Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында республика күләмендә “Барысы да үзебезнеке” дип исемләнгән акция узды

17 октябрьдә килешү буенча хәрби хезмәтне үтүчеләргә мәгълүмати ярдәм йөзеннән республика күләмендә “Барысы да үзебезнеке” дип исемләнгән ватанпәрвәрлек рухындагы зур күләмле акция узды.

Шуның кысасында  Базарлы Матакның Үзәк паркында да тантаналы рухтагы чара оештырылды. Биредә райондагы яшьләр хәрәкәтләре: “Яшь гвардия”челәр, “Алдынгылар хәрәкәте”, “Форпост” әгъзалары, белем бирү учреждениеләре укучылары һәм башка әлкилеләр катнашты. 

Чарада сүз алган район башлыгы Александр Никошин бүгенге көндә һәрбер ир-егетнең дә Ватанын сакларга әзер булырга тиешлегенә, сугышчылар өчен безнең ярдәмнең мөһимлегенә басым ясады. 

–    Иң беренче армия хезмәтен үтәргә кирәк. Корал белән эш итә белү һәм илеңне якларга әзер булу мөһим. Районыбыз үз алдына куелган бурычларны төгәл үти һәм хәтта республиканың башка районнарына үрнәк тә булып тора. Без илебез хәрбиләргә мохтаҗлык кичермәсен өчен барысын да эшләргә тиеш. Гуманитар ярдәм җыюдагы активлык өчен дә рәхмәт әйтәсе килә. Ил авыр хәлдә калганда, халык һәрвакыт ярдәмгә килгән. Ул шулай булырга тиеш тә, – диде ул. 

Биредә Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев хәрби килешү хезмәте, аның өстенлекләре, түләүләр һәм социаль гарантияләре турында сөйләде.

–    Бүген Федераль кануннарга ярашлы рәвештә, Россия Федерациясе гражданины булган 18-60 яшьтәге һәр кеше килешү буенча хәрби хезмәтне үтә ала. Армия хезмәтендә булу-булмавы аның мөһим түгел. Д категориясе буенча хәрби хезмәктә яраксызлар гына килешүне төземи. Махсус хәрби операциягә барырга теләк белдерүчеләргә бер тапкыр 195 мең сум күләмендә акча түләнсә, аннары ай саен, кимендә, дәрәҗәсенә карап, 200 мең сумнан башлап, хезмәт хакы билгеләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә дә күп ташламалар каралган. Шуларның иң зурысы – балаларының РФның төрле вузларында бюджет нигезендә бушлай укырга мөмкинлек булу. Бүгенге көндә дәүләт махсус хәрби операциядә булучыларның гамәлен лаеклы рәвештә бәяли, моның өчен акчасын кызганмый. Хәрби хәрәкәтләрдәге солдатларга нинди түләүләр каралуын ТРның хәрби комиссариатында яисә 2-01-06 телефоныннан шалтыратып белешергә мөмкин, – диде. 


Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова: “Илебезгә аны яратучылар гына түгел, ә саклый алучылар  кирәк.  Әгәр тынычлык телибез икән, без ярдәм итәргә, бергә булырга тиеш. Шулай булмый мөмкин түгел: чөнки безнең барысы да үзебезнекеләр”, – дип,  ватанпәрвәрлек белән сугарылган чараны йомгаклады. 

Әлеге чарага җыелучыларны рухландырып, мәдәният йорты хезмәткәрләре, аерым алганда, “Сөмбелә” дуэты, Вадим Нокшин,  музыка мәктәбе укытучысы Алмаз Сафиуллин патриотик җырларын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев