Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сенаж салу эшләре дәвам итә

Быел табигать авыл хуҗалыгына зур сынаулар тудырды — тилмереп көткән яңгырлар районда хаман да юк әле.

Бер юаныч бар — тирә-күрше районнарда яугалап тора диләр бит, бездә дә ишеп китмәсме.... 
Ә чәчелгән мәйданнарга дым бик тә кирәк. Моны күптән түгел район башлыгы Александр Никошин катнашында Үзәк Әлки территориаль идарәсе басуларын карап чыкканда, тагын бер кат күрдек. Чәчелгән мәйданнар торышына бәя бирүдә "Кызыл Шәрык-Агро«ның башка җитәкчеләре дә катнашты. Үзәк Әлки кырларында игеннәр матур гына үсеп килә. Бигрәк тә көзге культуралар уңышына өмет зур. Хәзер башак тулыланганда аларга яңгыр кирәк. 


Шулай ук көнбагыш, кукуруз басулары да тигез генә үсеп утыра. Ул кырларда чүп үләннәргә каршы химик матдәләр сиптереп, рәт араларын эшкәрткәннәр. Биредә дә җирдә дым запасына ихтыяҗ зур булуы күзгә ташлана.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев хәзерге чорда башкарыла торган эшләргә анализ ясады. Хуҗалыкларда күпсанлы үлән басуларыннан сенаж салу эшләре дәвам итә. Яшел масса аз чыкса да, бу эшне тизрәк төгәлләү сорала. Чөнки икенче чалудан, явым-төшем була калса, уҗым әйбәтрәк чыгар иде. 


Әлегә исә14 мең тонна сенаж салынган. Бу сусыл азыкны 700 гектардагы арыш басуларыннан да хәзерләделәр.

Бер үк вакытта хуҗалыкларда пар җирләрен эшкәртү эшләре башкарыла. Күп хуҗалыклар парга калдырган кырларны икенчегә эшкәртәләр.


Роберт Гадиев игеннәрне урып-җыю эшләренә хәзерлек хакында да сөйләде. «Быел урак елдагыдан бер-ике атнага алдан башлана. Шуңа да бөртек суктыру комбайннарын тизрәк ремонтлап бетерү сорала», — ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев