Әлки районында төлкеләрне “конфет” белән сыйлыйлар
Район ветеринария хезмәткәрләре төлкеләргә котыру чиренә каршы вакцинасы булган кечкенә брикетлар тарата.
Көз айларында шундый “конфет”лар 12 мең данә өләшеләчәк. Бу брикетны ветеринарлар төлкеләр күп йөри торган урыннарга куеп чыгалар. “Конфет”ны кыргый җанварлар яратып ашый һәм үзләренә котыру чиренә каршы вакцина кабул итәләр.
Яз айларында да районда 12 мең данә брикет таратылган иде. Бу алым кыргый җанварлар һәм йорт хайваннары арасында котыру чире күпләп таралмасын өчен эшләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев