Әлки районында тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Татар Мулла авылында яшәүче Рауза Гайнулла кызы Фәсахованы юбилее белән котлады.
Юбиляр трмыш иптәше белән өч бала үстергәннәр, хәзер җиде оныгы үсә. Рауза Гайнулла кызы бөтен гомерен совхозда сыер савучы булып эшләүгә багышлаган. Аның хезмәте күп санлы бүләкләр һәм Танылу белән билгеләп үтелә.
Район башлыгы урынбасары аңа Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Александр Никошинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Рәшит Әбрар улы Рауза Гайнулла кызына нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев