Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында узачак Сабантуй буенча беренче эшлекле киңәшмә узды

6 июньдә, Әлки районында узачак Сабантуй буенча беренче эшлекле киңәшмә узды.

Аның эшендә район башлыгы Александр Никошин, предприятие һәм учреждение вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Район Сабантуе – ул бөтен халык бәйрәме. Аңа хәзерлектә күп кешеләр һәм хезмәт коллективлары катнаша. Быел да милли бәйрәмебезне югары дәрәҗәдә, яхшы әзерлек белән үткәрү өчен хәзерлек эшләренә кичекмәстән керешү сорала.

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Балакирев хезмәт коллективлары башкарасы эшләрне атап чыкты.

Сабантуй бәйрәме спорт ярышлары һәм милли уеннар белән үрелеп бара. Аларда катнашучыларны бүләкләү өчен эшмәкәрләрдән, хезмәт коллективларыннан, бу бәйрәмнән читтә калырга теләмәүчеләрдән ярдәмнәр соралачак. Күмәк көч белән әзерләнгәндә, елга бер килә торган халык бәйрәме иң югары дәрәҗәдә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев