Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган елгы эшләргә нәтиҗә ясадылар, 2023 елга бурычлар билгеләделәр

24 февральдә узган елгы эшләргә нәтиҗә ясау, 2023 елга бурычлар билгеләү буенча муниципаль район Советының киңәйтелгән утырышы булды.

24 февральдә узган елгы эшләргә нәтиҗә ясау, 2023 елга бурычлар билгеләү буенча муниципаль район Советының киңәйтелгән утырышы булды. 
Анда район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады. Җирелегебезнең тормышын  чагылдырган докладның кайбер кызыклы урыннарын сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. 

Авыл хуҗалыгы. Үсемлекчелек. Терлекчелек.


Районыбыз өчен авыл хуҗалыгы тармагы гаять әһәмиятле урынны били. Тулаем территориаль продуктны  булдыруда авыл хуҗалыгы тармагы үзеннән аеруча зур өлеш кертә. Районда ике зур инвестор: “Кызыл Шәрык-Агро” һәм “Хузангай” җәмгыятьләре эшләп килә. 
Район игенчеләре 128,4 мең тонна бөртек җыеп алган, кышкы культураларны чәчкән. Уңыш җыеп алуда алны-ялны белми эшләгәннәре өчен, районның 17 комбайнчысы дипломнар һәм акча белән бүләкләнгән. 
Район хуҗалыгында 29 500 баш мөгезле эре терлек бар (11 800 баш сыер шулар исәбендә). 53 000 тонна сөт җитештерелгән. 1 сыерга уртача савым 5359 килограмм тәшкил иткән. “Безнең өчен бу бик түбән күрсәткеч. Инвесторларыбыз белән бик нык бәйләнештә эшләргә кирәк”, – дип билгеләп үтте Александр Никошин. 
Авыл хуҗалыгы өлкәсенең үз династияләре дә бар: алар Байковлар, Гатыйповлар, Красновлар гаиләләре. Авыл хуҗалыгы тармагын кадрлар белән тәэмин итүдә Әлки авыл хуҗалыгы көллияте зур роль уйный. Анда тракторчы, йөртүче, зоотехник, пешекче һөнәрләре үзләштерелә. Көллияттә 146 студент белем ала.

Кечкенә фермалар, шәхси хуҗалыклар, ярминкәләр


Александр Никошин шәхси хуҗалыклар үсешенә зур игътибар бирелүен әйтте. Районда 7706 шәхси хуҗалык, 28 гаилә фермасы, 123 кечкенә фермалар бар. Соңгы 5 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 40 миллион сумлык ярдәм алынды. Узган 2022 елда 9 гаилә 3,3 миллион сумлык субсидияләр алган иде, бу акчалар да шулар исәбендә. 
–     Агымдагы елда да шул юнәлештә эш алып барылачак, тагын 19 хуҗалык катнашыр дип ниятләнелә, – диде район башлыгы. 
Район кешеләрендә 6 440 эре мөгезле терлек бар,  шуларның 2 760 – савым сыерлары. 
2022 елда шәхси хуҗалыклардан 7 000 тонна сөт сатып алынган, халык сөт сатудан 180 миллион сумнан артык акча алган. Иң актив сөт тапшыручыларга савым җайланмалары бүләк ителгән. 
Шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кызыксыну уятуның тагын бер чарасы ул – авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештыру. Бу хуҗалыклар районда һәм Казанда үткәрелгән ярминкәләрдә бик актив катнаша. 2022 елда алар тарафыннан 24 миллион сумлык азык-төлек сатылган. 

Үзмәшгульләр


2022 елда “үзмәшгуль“ исемен районның 1027 кешесе алган, 2021 ел белән чагыштырганда, алар исәбе 259 кешегә арткан. Күпчелек эшмәкәрләр дә эшчәнлекләрен үзмәшгуль буларак алып бара.

Сәнәгать парклары


Район территориясендә Бертуган Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларның сәнәгать паркы эшләп килә. Паркта, уртача алганда, 113 кеше хезмәт куя. 
Шулай ук районда  “Алтын үзән” дип исемләнгән  муниципаль сәнәгать паркы да эшли башлады. 2023 елда паркны аккредитацияләү һәм резидентларны җәлеп итү бурычы куелган. 

Сәүдә мәйданчыклары үсеш ала


Районыбызның кулланучылар базарына төрле әйберләрнең күплеге, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү үсеше һәм халыкның аларны сатып алу мөмкинлеге хас. Районда 215 сәүдә урыннары бар.  Аларга эре сәүдә үзәкләре һәм вак сату урыннары да керә. 
Дистанцион сәүдә итү дә үсеш ала. Район эшмәкәрләре җитештергән продукцияне урнаштыру һәм чимал, материаллары сатып алу өчен, электрон сәүдә мәйданчыкларын да куллана. 2023 елның 1 гыйнварына маркетплейсларда  районның 56 эшмәкәре теркәлеп эшли. Районда интернет-кибетләрнең товарларны тапшыручы 3 пункты бар, алар: Ozon, Wildberries, AliExpress.

Төзелеш. Торак. Су белән тәэмин ителеш. Юл төзелеше


2022 елда районда 14 республика һәм федераль программалар кысасында гомуми 660 миллион сум акчага 16 объект төзекләндерелгән. 
7 526 квадрат метр торак тапшырылган. 2022 елда план 107,5 процентка үтәлгән дигән сүз. 
“Күп фатирлы йортларны тулысынча төзекләндерү” программасы кысасында Советская урамындагы гомуми мәйданы 412 квадрат метр булган йорт төзекләндерелгән. 
“Чиста су” программасын тормышка ашыру су белән тәэмин итүнең 2,2 чакрымга сузылган  инженер челтәрләрен төзү мөмкинлеген биргән.
Биш авыл җирлеге суүткәргеч челтәрләрен төзү һәм төзекләндерү буенча проектлар әзерләгән. Бу республиканың су белән тәэмин итү объектларын төзү программаларында катнашырга һәм халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.  
Республика һәм җирле бюджет хисабына гомуми күләме 62 миллион сумга юл-урам челтәрләре төзекләндерелгән һәм гомуми файдаланылыштагы юлларда төзекләндерү эшләре башкарылган. 

Зәңгәр ягулык белән тәэмин итү


Социаль газлаштыруның федераль программасы гамәлгә керү республика кешеләре өчен яхшы хәбәр булды. Аның кысасында әлкилеләргә дә кишәрлек чигенә кадәр зәңгәр ягулыкны бушлай кертү мөмкинлеге туды. 
43 торак йортның җир кишәрлеге чигенә кадәр газлаштыру үткәрелгән. Алардан 38 объектка зәңгәр ягулык тоташтырылган. 

Җәмәгатьчелек урыннары


Җәмәгатьчелек урыннарын арттыру буенча чараларны тормышка ашыру кысасында Базарлы Матак авылында икенче чираттагы спорт скверы төзелгән. Анда төрле яшьтәге спорт яратучылар һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баручылар шөгыльләнә. Шулай ук 2022 елда Залаков урамында да сквер төзелгән. 

Милли проектлар


Районның социаль-икътисади үсешендә милли проектларда катнашу да гаять зур этәргеч бирә. 
“Заманча мәктәп” федераль проекты кысасында  Чуаш Кичүе һәм Чуаш Борнае мәктәпләрендә гомуми күләме 2 миллион 200 мең сумга төзекләндерү эшләре башкарылган һәм  2 миллион 760 мең сумга җайланмалар сатып алынган. 
–     Бүгенге көнгә төп максат – кайтартылган җайланмаларны нәтиҗәле итеп куллану һәм мәктәп яшендәге балаларның бар яктан  да үсешен тәэмин итү, – дип билгеләп үтте район башлыгы Александр Никошин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев