Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты узды

4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иттек. Бердәмлекнең әһәмияте хәзер аеруча зур, мөһим.

Россиягә каршы бөтен Европа диярлек, АКШ күтәрелгәндә – бердәм булган халкыбыз җиңүләргә һәм максатоарына ирешер.
Россиядә Халыклар бердәмлеге көне 2005 елдан бирле үткәрелеп килә. 

Тирән тарихи мәгънәгә ия булган бәйрәм уңаеннан район  мәдәният йортында тантаналы концерт булды. Концерт алдыннан район башлыгы Александр Никошин барлык әлкилеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән кайнар котлады:

–    Бүген Ватаныбыз язмышы хәл ителгән чорда әлеге бәйрәмнең мәгънәсе тагын да арта төшә. Әлкилеләр, хәрбиләргә бердәм булып төрле гуманитар ярдәмнәр оештырып озаталар. Бердәмлек ул – безнең  хезмәтләребездә дә ачык чагылыш таба.ю нәкъ менә алга җитди бурычлар куеп Әлки халкы зур уңышларга ирешә, туган төбәгебез тагын да ныклы, ямьле була бара. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет телим. Әлеге бәйрәм безгә киләчәктә төрле сынауларны да уңышлы узарга этәргеч  бирергә ышаныч тудырсын. Бердәмлектә – безнең көч. Бәйрәм белән! – диде ул.

Патриотик рухта барган концерт бай эчтәлекле итеп хәзерләнгән иде. Аны бик зәвыклы, тантаналы төстә район мәдәният йорты хезмәткәре Эльвира Зыятдинова алып барды.

Беренче булып сәхнәдә “Әфганнан Чечняга чаклы” ансамбле “Алга Россия” җырын башкарды. Күңелләргә үтеп керерлек яңгыраган бу җырны тамашачылар аяк үрә басып тыңладылар, көчле  алкышларга күмделәр. Әлеге ансамбль егетләре, беренче мәртәбә бугай, татар телендә дә җыр башкарды. Ул “Зинһар исән кайтыгыз” дип аталды. Бик эчтәлекле һәм әлеге бәйрәмгә  ятышлы җыр иде ул. Рус егетләре аны бик оста итеп башкардылар да.

Концертны күп кенә җыр фестивальләре, конкурслары җиңүчесе, көчле, моңлы тавышлы Рифат Садыйков дәвам итте. Ул “Мин яратам сине, Татарстан!” җырын башкарды. Любовь Борисова күпләрпне уйландырган, рухландырган шигырен укыды. 
Тантаналы концертта Гөлфирә Нургалиева, яшь җырчы Арина Никошина, Айгөл һәм Эльвира дуэты, Алмаз Сафиуллин, Гөлия Мәрдиева, “Яшьлек” дуэты, Людмила  Емельшина һәм “Рябинушка” ансамбле чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев