Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

22 июнь кичендә район үзәгендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды.


Базарлы Матакта Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашлар исемлегенә куелган Азат итүче солдат һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышлап «Хәтер шәме» кую чарасы үтте.


Митингта район үзәге халкы, «Яшь гвардиячеләр», «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзалары катнаштылар.


Район башкарма комитет җитәкчесе Руслан Морадымов:


— 1941 елның 22 июнь — илебез тарихына иң кайгылы, хәсрәтле көн буларак кереп калды. Без фашистларның СССР чикләренә хөҗүм башланып бу көнне онытырга хакыбыз юк. Бүгенге чарада яшь буынның күп санда катнашуы бик яхшы гамәл. Алар бу кайгылы көнне хәтеренә сеңдереп, буыннан-буынга тапшырырлар дип ышанам. Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә якташыбызны да онытмыйк, — диде.


Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиевка сүз бирелде.


— Без бүген сугыш кырында батырларча һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны, фронттан кайтып вафат булганнарны искә алырга җыелдык. Бүген Татарстанның барлык мәчетләрендә дә үлгәннәр өчен догалар кылынды, рухларын шатландырып Коръән сүрәләре укылды. Аларның рухларына Аллаһыбыз тарафыннан югары дәрәҗәдәге җәннәтләр насыйп булсын иде, — диде Ирек хәзрәт. 


Сүз район благочинные Андрей Зиньковка бирелде:


— 82 ел элек бүгенге көнне Бөек Ватан сугышы башланган. Сугыш әһаңы бүгенге көнгә кадәр килеп җитте. Күптән түгел мин хәрби махсус операция барган җирләргә гуманитар ярдәм илттем һәм дини миссиямне үтәп кайттым. Җимерелгән шәһәрне, янган авылларны үз күзләребез белән күргәч, 1941 елның бүгенге иртәсендә нәрсәләр булганын күзаллавы кыен түгел. Мин сездән киләчәктә дә безнең алгы сызыктагы хәрбиләребезгә ярдәм итүегезне сорар идем. Бөек Ватан сугышында да, хәзерге хәрби операциядә дә җиңүдә тылның ярдәме зур, — диде ул.


Аннары илебезне фашистлардан азат итүдә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдык.
Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә чәчәк бәйләмнәре куелды, утлар кабызылган шәмнәр иңдерелде.
Митингта «Әфганнан Чечняга кадәр» ансамбле башкаруында патриотик җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев