Әлки районында Хәтер һәм хәсрәт көне уңаеннан митинг үтте
22 июньдә район үзәгендәге Азат итүче солдат һәйкәле каршында Бөек Ватан сугышы башлануга багышлап Хәтер һәм хәсрәт көне уңаеннан митинг үтте.
Анда район җитәкчеләре, тыл хезмәтчәннәре, төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, дин әһелләре, “Яшь гвардиячеләр” , “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары, район үзәге халкы, мәктәп укучылары катнашты.
“Хәтер шәме” дип исемләнгән митинигта район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.Ул моннан 84 ел элек башланган дәхшәтле сугышта Әлки халкы да күпләп катнашуын, фронтта һәм тылда җиңү көнен якынайтуга зур өлешләрен кертүен билгеләп үтте. Аннан ул Бөек Ватан сугышында вафат булган каһарманнарны искә алып бер минутлык тынлык игьлан итте.
Митингта район хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнар Хәмәтҗанов, пенсионерлар һәм ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин, ике улын хәрби хезмәттә югалткан Туйбикә Сираева чыгыш ясадылар.
Аннан Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә веноклар, тере чәчәкләр салынды. Мәңгелек ут тирәсенә кызыл шәмнәр тезелде.
Район мәдәният йорты сәнгать осталары башкаруында патриотик җырлар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев