Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Хәтер көне узды

22 июнь — ил тарихында иң фаҗигале көннәрнең берсе, Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ул — Хәтер һәм кайгы көне.


Ул көнне Россия халкы гомерләрен кызганмыйча без бәһасез бүләк буларак мирас итеп алган Бөек Җиңүне яулаган ватандашларыбызны, кансыз сугышны үз күзләре белән күргән, яу кырларыннан әйләнеп кайта алмаган каһарманнарны искә ала. Җиңү совет халкының батырлыгы, ныклыгы һәм күз алдына китерүе дә авыр булган кеше гомерләре бәрабәренә яулана: 27 миллионнан артык безнең ватандашыбыз өйләренә әйләнеп кайта алмый. 


Ел саен Хәтер һәм кайгы көнендә ил буенча «Хәтер шәме» дип исемләнгән акция уза. Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар безнең районда да искә алынды. Төш вакытында әлкилеләр, ирегебезне яулаган сугышчылар, һәлак булган солдатларга хөрмәтебезне күрсәтү, аларның батырлыгы каршында баш ию өчен, Геройлар паркында җыелды. 


Митингта район башлыгы Александр Никошин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, вертераннар советы рәисе, пенсионер Ришат Хәлиуллин, авыл җирлеге башлыклары, районның мактаулы гражданнары җыелды. 


Бөек Ватан сугышы «Каһарманары» стеласы янында Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе яшь армиячеләре мактаулы каравылда торды. 


Митингны ачып җибәргәндә, Александр Никошин һәркемнең дә Җиңүнең нинди зур югалтулар бәрабәренә яулануын онытмаска тиешлеген әйтте. 


— Без Ватанны саклауда изге бурычын үтәгәндә, үз гомерен фида иткән һәркемне бүген искә алабыз. 82 ел элек районыбыздан 9 меңнән артык кеше фронтка китә, шуларның бары тик яртысы гына — якынча 5 мең солдат кына сугыш кырыннан әйләнеп кайта. Кызганыч, бүгенге көндә бары тик бер сугыш ветераны — Хазим Мардегалләм улы, 16 фронтовикның тол калган хатыны, 77 тыл хезмәтчәне генә исән-сау. Үз гомерләре бәрабәренә туган җирен яклаган һәр солдан безнең йөрәкләрдә сакланыр. Тыл хезмәтчәннәренә, сугышчыларның тол калган хатыннарына, сугыш чоры балаларына рәхмәтлебез. Без тарихыбызны кабаттан язуларына юл куймаска, истәлекне үсеп килүче буынга тапшырырга бурычлы, — диде ул. 


Ветеран-пенсионерлар советы рәисе Ришат Хәлиуллин да Хәтер һәм кайгы көненең фаҗигале вакыйгаларны, аяз күк йөзе астында яшәүне бүләк итүчеләрне искә алуның тагын бер мөмкинлеге булуын ассызыклады. «Яратан Ватаныбызның иреге, бәйсезлеге өчен башларын салучы геройларга мәңгелек дан», — диде ул. 


Митингта катнашучылар бер минут тынлык белән һәлак булган сугышчыларны искә алдылар һәм стела баскычына чәчәкләр салдылар. 
Җыелган халык каршында гимназия укучылары чыгыш ясады, Вадим Никошин башкаруында «Торналар» җыры яңгырады. 
Әлеге көндә әйтелгән сүзләр, башкарылган чаралар миллионлаган совет кешесен югалту ачысын хәтердә саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер тапкыр искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев