Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында10 егет хәрби хезмәткә озатылды

​​​​​​​Бүген, 14 ноябрь иртәсендә, районнан 10 егет хәрби хезмәткә озатылды.

 

Көзге чакырылыш буенча бу солдатка беренче озату иде.

Иртә таңнан район хәрби комиссариатында  Россия армиясенә чакырылучыларны тантанал төстә теләкләр юллап сәламләү булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе  Руслан Морадымов:

- Әлки җиреннән солдат хезмәтенә китүче егетләрдән без һәрчак үрнәк, дисциплиналы хезмәт итүләре хакында яхшы хәбәрләр генә ала идек. Көзге чакырылышта  китүче якташларыбыз бу яктан сынатмаслар дип ышанабыз. Сездән әйбәт яңалыклар гына көтеп калабыз. Иң мөһиме – әти-әниләрегез белән элемтәне өзмәгез, телефон аша шалтырату мөмкинлеге чикләнсә, хатлар язып торыгыз. Онытмагыз, сезне районда бик көтәбез, сау-сәламәт хезмәт итегез! – диде һәм булачак солдатларның һәркайсына кул сәгатләре тапшырды. 

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев та бу теләкләргә кушылды:

- Солдат хезмәтенә чакырылучы егетләр кайнар нокталарга озатылмый. Үзегез дә, якыннарыгыз да бу яктан тыныч булыгыз. Ә инде хәрби хезмәт үтү ул – һәр егет өчен дәрәҗәле. Иң мөһиме – сез Ватан алдында бу бурычыгызны намус белән үтәгез, районга әйләнеп кайткач горурланырлык булсын үзегез белән! – диде хәрби комиссар.

Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләрне озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары да күп килгәннәр иде. Алар да булачак солдатларга изге теләкләрен юллап озатып калдылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев