Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы яшьләр җыены спорт мәйданчыгында дәвам итте

10 февральдә мәдәният йортында зур чара – районыбыз яшьләре җыены узды. Анда биредәге ошема-предприятиеләрдә эшләүче яшьләр, югары сыйныф укучылары, башкаланың югары уку йортында укучы студентлар чакырылган иде.

Район җитәкчеләре катнашкан тантаналы чарадан соң, яшьләр “Алинә” спорт залы янындагы шугалакка спорт-күңел ачу чарасына җыелды.
Әлеге сәламәт тормыш алып баруны әйдәгән чараны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасы Марина Платонова ачып: “Безнең яшьләр иң максатчан, иң алдыңгы, иң яхшылары”, –  диде һәм бүген күңелле ял теләде.  
Биредә район яшьләреннән төзелгән командалар арасында кече футбол уены үткәрелде. Хөкемдар һәм шәрехләүче – Спорт мәктәбе тренеры Рифкать Сәгъдиев иде.  Районның авыл хуҗалыгы көллияте, спорт мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм Базарлы Матак урта мәктәбе (“Смешарики”), мәдәният йорты, үзәк район хастаханәсе, мәгариф идарәсе, авыл хуҗалыгы идарәсе, районның төрле оешмалары  (“Әлки хәбәрләре” газетасы  редакциясе, прокуратура эшчесе, авыл урманчылыгы хезмәткәрләре һәм башкалар – (“Пицца”) яшьләреннән  төзелгән 8 команда үзара көч сынашты. 
Нәтиҗәдә, полуфиналга  –  “Смешарики”,  авыл хуҗалыгы көллияте, мәдәният йорты, “Пицца” командалары,  финалга – “Смешарики” һәм “Пицца” командалары чыкты. Җиңүне исә “Смешарики” командасы яулады. 
Әмма җиңелүче командаларның да кәефе кырылмады. Чөнки уенда катнашудан, биредә җан атудан да һәркемнең күңеле күтәрелде. Кече футбол ярышыннан тыш, көрәккә туп салып йөгерү, ватрушкаларга кеше утыртып йөгерү кебек кызыклы уеннар да оештырылган иде. Билгеле, катнашучылар бүләксез калмады. Ә спорт чарасына килгән һәркемгә кайнар чәй белән коймак, яңа пешкән пылау да тәкъдим ителде.

 

Фотогалерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев