Әлки районыннан гуманитар ярдәм машинасы юлга кузгалды
Кичә Әлки районыннан зур йөк машинасына озык-төлек төяп Луганск халык республикасының Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм озатылды.
Азат Низамиев
8 ноябрьдә Әлки районыннан зур йөк машинасына азык-төлек төяп, Луганск халык республикасының Лисичанск шәһәренә гуманитар ярдәм озатылды.
Халык телендә “фура” дип йөртелгән зур йөк машинасына 20 тоннадан артык азык-төлек һәм хуҗалык кирәк-яраклары төялде. Шуның 10 тоннасы – югары сортлы он, 10 тоннасы – төрле ярмалар. Аларны “Хузангай” җәмгыяте ярдәм буларак бирде. Бу игелекле гамәлләре өчен якташыбыз, инвестор Иван Казанковка һәм җәмгыять директоры Евгений Чугуновка район җитәкчелеге рәхмәтләр белдерде. Шулай ук «Эдем» җәмгыяте (җитәкчесе Гөлнур Сафина) 2,5 тонна азык-төлек белән ярдәм күрсәтте.
Әлки җиреннән турыдан-туры Луганск республикасына озату өчен Мәскәүдән “Мерседес Бенс” йөк машинасы чакырылды. Автомобильнең ягулык-майлау материаллары һәм башка чыгымнарын каплауда бертуган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновлар, “Ремтехсервис” җитәкчесе Рәис Галиуллин, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Руслан Сутягин һәм Андрей Ерусланов олы ярдәм күрсәттеләр. Зур йөк автомобилен төяп озатуда “Хузангай” җәмгыяте егетләре бик тырышып хезмәт куйдылар.
Әлки җиреннән озатылган гуманитар ярдәм Спас, Алексеевск, Аксубай районнарыннан төялгән машиналар белән бер колонна булып юлга кузгалды. Әлеге ярдәмне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Нургаев озата барды.
Лисичанск шәһәреннән Татарстан Республикасы үз канаты астына алып төрле яклап ярдәм күрсәтә. Шәһәрдә 100 меңгә якын кеше яши. Ул республиканың эре сәнәгать үзәкләреннән санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев