Әлки районыннан гуманитар ярдәм төягән машиналар озатылды
20 сентябрьдә Әлки районыннан гуманитар ярдәм төягән машиналар озатылды. Алар махсус хәрби операция барган якларга юл тотачак.
Йөкнең төп өлеше “КамАЗ” автомобиленә төялде. Биредә бәрәңге, яшелчә, эчә торган су, банкаларда тозланган помидор-кыярлар, генераторлар, болгаркалар, кечкенә газ баллоннары, газ плитәләре, кием-салым, маскировка япмалар һәм башка фронт өчен мөһим булган кирәк-яраклар.
“КамаАЗ” руле артында – Сиктермә авылы егете Сергей Романов. Сергей – “Хузангай” җәмгыятенең тәҗрибәле шоферы, ул үзе дә Чечня җирендә “кайнар нокта“да катнашкан ветеран. Сергей инде өченче мәртәбә махсус операция зонасына ярдәм төяп бара.
Әлеге гуманитар ярдәм колоннасы белән сугышчан хәрәкәтләр ветераны Рөстәм Шәйхетдинов җитәкчелек итә.
Рөстәм Солтанович:
– Без бу баруыбызда соңгы айларда Әлки районыннан контракт нигезендә хәрби хезмәткә алынган егетләребез янында булырбыз. Алар башлыча ике-өч батальонда хезмәт итәләр. Шулай ук өлешчә мобилизацияләнгән якташларыбызга Әлки халкыннан җыелган ярдәмне тапшырырбыз. Бу баруыбызда Татарстанның “Алга” батальоны өчен дә сугыш кирәк-яраклары тапшырырга планлаштырабыз. Түбән Камадан “Урал” хәрби машиналары өчен резиналар китерделәр – шуларны төяп барабыз. Безнең анда маршрут бик зур – Луганск, Донецк өлкәләрендә бер атна буе ярдәм йөкләрен өләшеп йөрербез дип торабыз, –ди.
Иң мөһиме, Әлки җиреннән озатылган ярдәм җиңү көнен якынайтырга булышсын иде. Ерак сәфәргә җыенган егетләребезгә хәерле юллар телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев